1908 елның 8 декабрендә Сембер шәһәрендә оештырыла. Башлап йөрүчеләре: К.Ш.Абушаев, Х.Х.Ассанович, И.К.Акчурин. Төп максаты – мөселман мәгарифе һәм мәдәнияте үсешенә һәм мохтаҗларга матди ярдәм итү.

1911 елда оешма җирле администрация тарафыннан ябыла. 1915 елның 12 маенда Сембер татарлары яңа хәйрия оешмасы уставын раслауга ирешәләр (башлап йөрүчеләре: Г. һәм Х. Ишуковлар, Г.Гафаров һ.б.). 1917 еллардан соң эшчәнлеге туктала.

Автор – Җ.С.Миңнуллин