150 ләп төре билгеле, Европа, Азия һәм Төньяк Африкада киң таралган. ТР да 4 төре бар. Британия андызы (I. britannica), кытыршы А. (I. hirta), тал яфрагы сыман андыз (I. salicina) республиканың барлык районнарында очрый. Алман андызы (I. germanica) бик сирәк очрый.

Озын андыз (I. helenium) – сирәгәеп бара торган төр. Киңьяфраклы урман буйларында, болыннарда, елга тугайларында үсә.

20-150 см озынлыктагы каты, калын тамырчалы күпьеллык үсемлекләр. Яфраклары бөтен, чиратлашкан, читләре тешле. Чәчәкләре сары төстә, күбесенчә ялгыз яки күпсанлы кәрзиндә, калкансыман яки себеркесыман чәчәк төркеменә җыелган. Җимеше озынча, 4 кырлы, коңгырт бүрекчәле орлыкча. Июль-август аенда чәчәк ата. Җимешләре август-сентябрьдә өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл белән үрчи.

Тамыры һәм тамырчасында сапониннар, аз микъдарда алкалоид матдәләре, инулин, эфир мае бар.

Озын андыз халык медицинасында ашказаны җәрәхәте, гастрит, үпкә туберкулёзы вакытында кулланыла. Декоратив; баллы үсемлек.

Алман андызы ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Британия андызы

Озын андыз