Линогравюра техникасы

Өтерге рәвешендәге махсус кискечләр ярдәмендә басма форма өслегенең уентысы — ак төстә калырга тиешле өлешләре кисеп алына. Күчереләчәк кабарынкы рәсемнәр өслегенә валик ярдәмендә яки кул белән буяу сөртелә. Линогравюра техникасы зур күләмле, күп тиражлы гравюралар иҗат итәргә мөмкинлек бирә. Линогравюра аеруча төсле басма өчен кулай; аңа кыскалык, сызыклы һәм яссы элементларның бер-берсенә ярашуы, кара һәм ак тапларның контрастлылыгы, басма формаларны эшкәртү алымнарының күп төрлелеге хас. Линогравюра үзенең техник һәм сәнгать чаралары буенча ксилографиягә якын тора (агачтагы гравюра), әмма арзан һәм эшләргә җиңел, XX йөздә киң кулланылыш алуы шуның белән бәйле.

XIX–XX йөзләр чигендә

Линогравюра XIX–XX йөзләр чигендә (П.Пикассо, А.Матисс, Ф.Мазерель һ.б.); Казанда беренче тапкыр 1919 елда барлыкка килә (Н.С.Шикалов әсәрләре). Аның үсеше «Всадник» графика коллективы иҗаты белән бәйле. Махсус җиһазлар, озакка сузылган проф. әзерлек һәм кыйммәтле материаллар, техника таләп итмәгән линогравюра Гражданнар сугышы һәм сугыштан соңгы җимереклек шартларында аеруча актуаль була. Линогравюра графиканың төрле төсләрендә һәм жанрларында: альбомнар, китап һәм журнал иллюстрацияләре, тышлыклары, экслибрислар, нәшрият маркалары, афишалар, сирәк кенә — плакатлар әзерләү өчен станлы табаклар һәм серияләр иҗат иткәндә кулланыла. Н.С.Шикалов гравюраның реалистик сурәтләүгә, сәнгати эзләнүләргә тартылган Мәскәү мәктәбе алымнарын кулланылышка кертә (М.Г.Андреевский, Н.М.Сокольский һ.б. иҗатларында шәһәр пейзажы жанрындагы төсле линогравюра). И.Н.Плещинский әсәрләрендә «Всадник»ның башка әгъзалары иҗатын формалаштыруга йогынты ясаган немец экспрессионизмы эстетикасы өстенлек итә. Экспрессионизмга хас гадилеккә йөз тоту Д.М.Федоров, А.Г.Платунова хезмәтләрендә чагыла. Шул ук вакытта соңгысының композицияләренә орнаментлы декоратив чишелешләр хас, аның иҗатында модерн стиле эстетикасы йогынтысы нык сизелә. «Всадник» әгъзалары абстракт сәнгать өлкәсендә дә тәҗрибә үткәрәләр (М.И.Меркушев, С.С.Федотов). Җәмгыятьнең революцион үзгәртеп кору рухы белән сугарылган социаль әһәмиятле темаларына, шул исәптән әһәмиятле социаль сюжетларга мөрәҗәгать итеп, К.К.Чеботарёв жанр һәм стиль төрлелеген киңәйтә. Аның әсәрләренә Совет Россиясенең гаммәви агитациясенә характерлы монументаль гомумиләштерү, образларны типиклаштыру хас.

Линогравюра типография хәрефләре җыюга якын торган техника буларак, китап графикасында аеруча нык кулланыла. Бу өлкәдә И.Н.Плещинский барысыннан да активрак эшли («Всадник» альманахы, 1920, №1; П.Дульскийның «Казандагы халык архитектурасында классицизм» («Классицизм в казанском зодчестве», 1920); З.Славянованың «Эшче-крестьян театры» («Рабоче-крестьянский театр», 1921) китаплары тышлыклары). Г.Тукайның «Шүрәле» (1921) һәм «Кәҗә белән сарык» (1921) әкиятләренең рус телендәге басмалары аның бизәлешендә дөнья күрә. К.К.Чеботарёв П.Радимовның «Попиада» һәм «Авыл» поэмалары өчен (икесе дә — 1922) тышлыклар әзерли; С.С.Федотов «Карт һәм юкә» дигән удмурт халык әкиятен (1922) һ.б. бизи. К.К.Чеботарёв һәм А.Г.Платунова линогравюрада мәдәният эшлеклеләре өчен күп кенә экслибрислар әзерлиләр һәм аларны аерым басма — «Китап билгеләре. 1 нче чыгарылыш» («Книжные знаки. Вып. №1», 1922) рәвешендә чыгаралар. В.Э.Вильковиская һәм Б.Н.Столбовның линолеумда эшләнгән берничә экслибрисы «Казан китап билгеләре»нең («Казанские книжные знаки» (1923)) икенче җыентыгында урын ала. 1920 елларда линогравюра плакатлар әзерләүдә аз кулланыла. Н.С.Шикаловның 3 (1921), билгесез авторларның берничә плакаты сакланып калган.

XX йөздә

1960 елларда Казанда линогравюра үсешенең яңа этабы башлана. Ул 1950 еллар ахырында бирегә илнең әйдәп баручы сәнгать уку йортларын тәмамлаган график-рәссамнарның кайтуы белән бәйле. Алар Татарстанның графика сәнгатенә яңа сулыш өрәләр, гравюраның станлы формасын яңадан торгызалар, республикада һәм аның чикләрендә узган күпсанлы күргәзмәләрдә үзләренең әсәрләре белән катнашалар.

«Җепшеклек» чорының символына әверелгән һәм алдынгы карашлы рәссамнарның новаторлык эзләнүләрен чагылдырган «Кырыс стиль» рәсми юнәлеше Э.Г.Ситдыйков, С.М.Кульбака, Л.А.Потягунин, И.Л.Язынин, В.А.Попов, Е.В.Киселёва, Т.Г.Хаҗиәхмәтов, Л.П.Иванова иҗатында эзлекле гәүдәләнешен таба. Аларның әсәрләре социаль заказга туры киләләр һәм Гражданнар сугышының тарихи вакыйгаларыннан алып замандашларының тынгысыз хезмәте, батырлык кылуларыннан шәхси гаилә тормышы мәшәкатьләренә кадәрге киң спектрны яктырталар.

Казан линогравюрасында төрле образлы жанрлар — шәһәр пейзажы (Л.А.Потягунин, И.Л.Язынин, Л.П.Иванова), портрет һәм көнкүреш жанрлары (С.М.Кульбака, Э.Г.Ситдыйков) үсеш ала. Тематика мөһимлеген исәпкә алып, индустриаль пейзаж (В.А.Попов, Э.Г.Ситдыйков) һәм космосны үзләштерү темасы (Е.В.Киселёва) аеруча әһәмияткә ирешә. И.Л.Язынин тарихи темага мөрәҗәгать итә. Рәссамнар иҗатында аклы-каралы төстәге линогравюра өстенлек ала, төсле линогравюрада төсле буяу белән каплау техникасында Л.А.Потягунин һәм И.Л.Язынин аеруча актив эшлиләр. Казан китап графикасында линогравюраның янә мөһимлеге арта. Әлеге өлкәдәге аеруча уңышлы эшләрдән саналган төсле линогравюра техникасында башкарылган И.Л.Язынин (С.Злобин, «Степан Разин», 1957), В.А.Дайчман (А.С.Пушкин, «Бакыр җайдак», 1962), И.К.Колмогорцева («Гөлчәчәк», татар халык әкияте, 1967), В.Б.Зелинский (Б.Брехт, «Лукуллга хөкем», 1967) әсәрләрен күрсәтергә мөмкин.

1970–1980 нче елларда линогравюрага ихтыҗ кими, аңа Казан рәссамнарының бик азы гына тугры кала. И.К.Әхмәдиев, Э.Я.Зарипов КамАЗ төзелешен, Татарстан нефтьчеләре тормышын яктырта барып, индустриаль жанрны үстерә. Э.Я.Зарипов авыл темасына станлы серияләр иҗат итә. Н.Исәнбәтнең «Батыр песи» (1976) китабына Т.Г.Хаҗиәхмәтов эшләгән иллюстрация — әлеге чорда китап бизәү өлкәсендә линогравюра куллану тәҗрибәсенең бер үрнәге.

1990 елларда линогравюра, графика төре буларак, Татарстан рәссамнары иҗатында күренми башлый. Линогравюра белән шөгыльләнүчеләр арасында Әлмәт рәссамы А.И.Максютин лубок тра­дицияләренә якын тора. 2005 елда линогравюра техникасында Казан рәссамнары А.А.Артамонов һәм Г.Р.Фәйзрахманова форма һәм төсләр өлкәсендә тәҗрибәләр үткәрү мөмкинлекләреннән иркен файдалана. Шулай ук кара: Графика.

Әдәбият

Дульский П.М. Казанские современные графики // Гравюра и книга. 1925. № 1/2;

Червонная С.М. Искусство Советской Татарии. М., 1978;

Файнберг А.Б. Художники Татарии. Л., 1983;

Розенберг Н.А. Казанская гравюра и книжная графика (1920-е — середина 1930-х годов) // Традиционная материальная культура и искусство народов Урала и Поволжья. Ижевск, 1995;

Улемнова О.Л. Казань в графике 1920–1930-х годов // Казанский посад в прошлом и настоящем. К., 2002;

АРХУМАС: Казанский авангарад 20-х: Каталог выставки. М., 2005.

Автор — О.Л.Улемнова