Биографиясе

1866 елның 15 феврале, Харьков шәһәре – 1929 елдан соң.

Харьков университетының тарих-филология факультетын тәмамлый (1888). 1891 елдан Мәскәү университетының сәнгать теориясе һәм тарихы кафедрасы приват-доценты, бер үк вакытта Мәскәү Румянцев җәмәгать музееның уку залы мөдире (1901 елдан).

1892–1894, 1895 елда чит илләрдә стажировка уза, Римдагы Германия археология институтында докладлар белән чыгышлар ясый (1894).

Фәндә үзенең остазлары дип И.В.Цветаев һәм Ф.И.Буслаевны саный.

1906 елдан Казан университетында, сәнгать теориясе һәм тарихы кафедрасында профессор (1914), атказанган профессор (1916), эстетика тәгълиматлары тарихы, антик дәвер, христиан, Яңарыш чоры сәнгате буенча курслар укый.

Бер үк вакытта, 1907 елдан, Казан университетының нәфис сәнгать һәм борынгы истәлекләр музее мөдире, 1909 елдан университетның драма һәм әдәбият түгәрәкләре җитәкчесе.

Шәкертләре арасында Б.П.Денике, П.А.Радимов, П.М.Дульский, Н.А.Щербаков, А.А.Федоров-Давыдов бар. Шулай ук Югары хатын-кызлар курсларында (1906–1917), музыка училищесендә укыта, Казан сынлы сәнгать мәктәбенең Попечительләр комитеты әгъзасы булып тора (1908–1917).

1919 елның февралендә бөтенроссия конкурсында Казан университеты профессорлары составына сайлана. 1922 елдан иҗтимагый фәннәр кафедрасы деканы вазифаларын башкара. Бер үк вакытта Казан дәүләт архитектура-сынлы сәнгать остаханәләрендә сәнгатьләрнең гомуми тарихын укыта (1918–1926).

Музейлар төзелешендә актив катнаша: 1919 елдан ТАССР Мәгариф халык комиссариатының музейлар һәм борынгы ядкәрләрне саклау эшләре бүлеге әгъзасы, рәис (Б.Ф.Адлер) урынбасары.

1926 елдан Ташкентта, Урта Азия университеты профессоры, университетның Шәрекъ музейлары эшләре буенча музейлар секциясе мөдире.

Казандагы эшчәнлеге

А.М.Миронов тормышының Казан чоры фәнни тикшеренү, музей, күргәзмәләр оештыру, җыю эшчәнлеген колачлый. Аның тикшеренүләр өлкәсе антик һәм элгәреге христиан дәвере сәнгатен, Яңарыш чоры сәнгатен, аерым алганда, А.Дюрер иҗатын, XVII–XVIII йөзләр рус сәнгатен үз эченә ала. А.М.Мироновның шәхси коллекциясендә, башлыча, Европа – Италия, фламанд, Голландия, Франция мәктәпләре, шулай ук XIX йөз рус сәнгате әсәрләре була (шул заман атрибуциясе буенча).

Казан университетының нәфис сәнгать һәм борынгы истәлекләр музее мөдире буларак, китапханә һәм предметлар коллекцияләрен туплау белән шөгыльләнә, төп игътибарын сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгатьнең асыл әсәрләрен алдыруга юнәлтә, университетның төп бинасында музей экспозициясе оештыра. Берничә тапкыр музейга үз тупланмасыннан сәнгать әсәрләре бүләк итә.

Казан сынлы сәнгать мәктәбенең Попечительләр комитеты әгъзасы буларак, шәхси тупланмалардан революциягә кадәрге чорда иң зур күргәзмә булып танылган «Казанның сәнгать хәзинәләре» күргәзмәсен оештыра һәм уздыра (1916).

1920 елларда А.М.Миронов ТАССР Мәгариф халык комиссариаты каршындагы музейлар һәм тарих, сәнгать ядкәрләрен саклау эшләре бүлекчәсенең эшчәнлегендә актив катнаша. Музей фондын тулыландыру максатында реквизицияләнгән мөлкәтнең тарихи-сәнгати әһәмиятен ачыклау эшенә җитәкчелек итә. 1924 елда сәнгать эксперты сыйфатында чиркәү, монастырь һәм башка учреждениеләрдән конфискацияләнгән затлы әйберләрне ачларга ярдәм итү өчен сату максатында махсус фәнни-сәнгать комиссиясе составында эшли. Казандагы беренче Дәүләт сәнгать һәм фән күргәзмәсен, «Шәрекъ халыклары мәдәнияте күргәзмәсен» (китаплар бүлеге), Бөек француз революциясе тарихы күргәзмәсен оештыруда катнаша.

«Красная Татария» газетасы, «Казанский музейный вестник», «Вестник просвещения ТАССР» журналларында сәнгать һәм тарих ядкәрләрен саклау, хәзерге заман сынлы сәнгате гамәлияте, татар нәфис һөнәрчелеге мәсьәләләренә кагылышлы мәкаләләр бастыра; беренчеләрдән булып Казанда татар сәнгате музеен оештыру зарурлыгы мәсьәләсен күтәрә.

Бүләкләре

4 нче дәрәҗә Изге Владимир, 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә Изге Анна, 3 нче дәрәҗә Изге Станислав орденнары белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Московский публичный и Румянцевский музей как художественно-воспитательное учреждение. М., 1898.

Альбрехт Дюрер, его жизнь и художественная деятельность. К характеристике эпохи Возрождения в немецком искусстве // Ученые записки Московского университета. Отделение историко-филологическое. 1901. Вып.31.

Фальсификации, подражания и копии произведений Альбрехта Дюрера в русских художественных собраниях // Ученые записки Казанского университета. 1908. Т. 75, кн. 10.

Изображение богини Победы в греческой пластике // Ученые записки Казанского университета. 1911. Т. 78. Кн: 1–4.

Музейный фонд как источник для выставок // Первая государственная выставка искусства и науки в Казани: каталог. Казань, 1920.

Татарский музей в Казани // Вестник просвещения. Казань, 1923. № 6.

Художественные ремесла у татар // Причал. 1925. № 6.

Әдәбият

Ключевская Е. Из истории искусствознания в Татарстане // Татарстан. 1996. № 10.

Сыченкова Л. Алексей Максимович Миронов. Попытка научной реабилитации // Гасырлар авазы – Эхо веков. 2004. № 1.

Казанский университет (1804–2004): биобиблиографический словарь. Казань, 2004. Т. 2.

Автор – Е.П.Ключевская