Тарихы

XVIII йөзнең соңгы чирегендә Урта Йорткүл авылыннан күченеп утыручылар тарафыннан нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Юрткули Степные һәм Татарские Юрткули исемнәре белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары (ясаклы татарлар) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында мәчет (1879 елда төзелә), мәдрәсә, 3 җил тегермәне, 2 ярма яргыч, йон тетү, мануфактура һәм 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1349,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Йорткүл волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1935 елның 10 февраленнән – Кузнечиха, 1960 елның 28 октябреннән – Әлки, 1963 елның 10 февраленнән – Куйбышев, 1991 елның 4 октябреннән – Спас районында.

Хәзер – Урта Йорткүл авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Степняк” колхозы оештырыла. 1950 елдан Чапаев исем. колхозда (үзәк утары – Урта Йорткүл авылы). 1990 елда авыл мөстәкыйль “Якты юл” колхозына аерылып чыга, 1996 елдан “Якты юл” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 1999–2005 елларда Н.Сафин исем. авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. Хәзерге вакытта крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге һәм сарык асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1993–2008 елларда авылда тулы булмаган урта мәктәп, 2015 елга кадәр клуб, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1991 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Н.Ш.Сафин (1946–1999) – хакимият-хуҗалык хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “Якты юл” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе (1990–1999 елларда), 1999 елдан аның исеме белән йөртелә, 2001 елдан мәктәптә эшли, аңа багышланган музей бар.

Халык саны

1859 елда – 562,
1897 елда – 641,
1908 елда – 772,
1926 елда – 355,
1938 елда – 288,
1949 елда – 275,
1958 елда – 319,
1970 елда – 311,
1979 елда – 263,
1989 елда – 163,
2002 елда – 147,
2010 елда – 124,
2021 елда – 100 кеше (татарлар).