1938 елда ТАССР Эчке эшләр халык комиссариаты тарафыннан бер төркем кешеләргә карата оештырылган ялган гаепләү эше.

Алар Совет хакимиятен бәреп төшерү һәм төрки-татар дәүләте – Идел-Урал Штаты төзү максатында буржуаз-милләтчел диверсион оешма булдыруда гаепләнә. Әлеге «эш» буенча җәлеп ителгәннәргә шулай ук чит илләргә киткән татар милләте вәкилләре аша чит ил разведкалары белән шпионлык элемтәсендә тору, аларның кушуы буенча СССРга каршы разведка-җимерү эшләре алып бару гаебе дә тагыла.

Татарстаннан, Башкортстан, Урта Азия һәм СССРның башка төбәкләреннән, шулай ук Мәскәүдән (Г.Габдрәхимов, Г.Абызов, Р.Алмаев, И.Әмирханов, И.Әхтәмов, Х.Габидуллин, Г.Гобәйдуллин, Р.Ибраһимов, Ә.Мөхетдинова, Г.Нигъмәтуллин, С.Садыйков, К.Тәрҗемани, И.Уразмөхәммәтов, И.Хәйруллин, С.Хәсәнкәев, Х.Хәсәнов, Г.Шәрәф һ.б.) һәм эмиграциядәге татарлардан (А.Агиев, Й.Акчура, Г.Баттал, Ә.Вәлиди, А.Идриси, С.Максуди, Г.Терегулов, О.Токымбәтов, Ф.Туктаров, Я.Шынкевич һ.б.) барлыгы 230 кеше гаепләнә. 1938 елда Казанда бу «эш» буенча җәлеп ителүчеләрнең кайберләренә суд була. ТАССР эчке эшләр халык комиссары В.И.Михайлов әйткәнчә, «татар милли фашизмы»н «бер селтәнүдә» юк итү буенча киң колачлы ниятне гамәлгә ашыруга Н.И.Ежовның СССР эчке эшләр халык комиссары вазифасыннан читләштерелүе белән бәйле 1939 елгы үзгәрешләр комачаулый. «Эш»тә катнашучыларның кайберләреннән гаепләүләр алына, эзәрлекләү туктатыла.

1956 елда СССР Югары мәхкәмәсе коллегиясе карары белән барлык гаепләнүчеләргә карата булган хөкем юкка чыгарыла һәм, аларның эш-гамәлләрендә җинаять булмау сәбәпле, эш туктатыла, күпчелеге аклана.

Әдәбият           

Гайнетдинов Р.Б. Тюрко-татарская политическая эмиграция: начало XX века – 30-е годы. Наб. Челны, 1997.

Автор — И.М.Мөлеков