Биографиясе

1960 елның 28 октябрендә Казанда туган.

Казан сынлы сәнгать училищесен тәмамлый (1984). 4 нче балалар сынлы сәнгать мәктәбендә укыта (1987–1990).

1990 елдан Татарстан Сынлы сәнгать фондында.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1990).

Заһидуллин Р.Г. Агач мәчетле шәмаил. 1989

Пыяла, темпера, бронза буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Заһидуллин Р.Г. Агач мәчетле шәмаил. ХХ гасыр

Пыяла, темпера. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

Тарихи картиналар жанрында эшләүче әйдәп баручы рәссамнарның берсе; аның картиналары, рәсемнәре татар халкының Урта гасырлардагы тарихына багышлана, Идел буе Болгары, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы тарихы вакыйгаларын яңадан торгыза.

Образларны, әйләнә-тирә мохитне, вакыйгаларны картиналарга этнографик, документаль төгәллек белән диярлек күчереп, иҗат юлын реалистик стильдә башлый («Җәй уртасы», 1984; «Безнең әбиләр», 1986), детальләрдәге гаҗәеп төгәллекне саклаган хәлдә, әкренләп сынлы сәнгать теленең декоратив тәэсирлелегенә, композиция чишелешенең яссылыкта гәүдәләнешенә күчә бара.

Р.Заһидуллин әсәрләрендә даими эзлеклелек белән гарәп язма хәрефләре, XVI йөз нидерланд нәкыше һәм рус тарихи нәкыше йогынтысы нык сизелә.

Төп әсәрләреннән – «Урак өсте» (1987), «Сабан туе» (1989), «Җәйге көннәр» (1991), «Борынгы Казан» (1992), «Дәрвиш» (1996), «Хан авы» (2000) һәм башкалар.

Заһидуллин Р.Г. Җәй уртасы. 1984

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Урак өсте. 1985

"Кырлай истәлеге" сериясе. Катыргы, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Республика («Г.Тукайның тууына 100 ел тулу уңаеннан», 1985, Казан), төбәк («Зур Идел», 1991, Казан һәм башка), бөтенроссия («РСФСРның автономияле республикалары, өлкәләре һәм милли округлары рәссамнары», 1989, Мәскәү; «Россия-9», 1999, Мәскәү), бөтенсоюз (Яшьләр күргәзмәсе, 1986, Мәскәү), халыкара («Казан сынлы сәнгате», 1994, Зутфен шәһәре, Нидерланд) күргәзмәләрендә, «Ислам һәм татар халкының дини мәдәнияте» ретроспектив күргәзмәләрендә (2000, Шәрекъ халыкларының дәүләт музее, Мәскәү) катнаша.

Шәхси күргәзмәләре 1997, 2002 елларда Казанда уза.

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, «Казан» Милли мәдәният үзәгенең милли мәдәният музеенда саклана.

Заһидуллин Р.Г. Казан посадында. 2001

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Заһидуллин Р.Г. Кунак төште. Иске татар бистәсендә. 2003

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият

Егорова М. Гармония һәм Тәэссорат // Сөембикә. 1998. № 10.

Сидоров В. Единство // Художник. 1990. № 14.

АвторГ.Р.Фәйзрахманова