Эчтәлек

XIII–XV йөзләрдә Алтын Урдада сугыла.

Тәңкәнең бер ягында сугылу елы һәм урыны күрсәтелгән, икенче ягында төрле хайваннар, кошлар, чәчәкләр, әйберләр (балта, чүлмәк) яки геометрик фигуралар сурәтләнгән. Пулның авырлыгы 1–2 г булган.

Бакыр тәңкә. Алтын Урда. ХIII–ХV йөзләр

Үзбәк хан акчаларында «уналты пул — дәник» дигән язу бар. 32 пул бер дирһәмгә туры килгән.

XIV–XVI йөзләрдә җүчи пуллары үрнәгендә «пула» сүзе төшерелгән бакыр акчалар Мәскәүдә, Тверь, Углич, Ярославльдә һ.б. кайбер рус шәһәрләрендә сугыла.

Урта Азиядә XVIII йөз ахырыннан (мәсәлән, Бохарада 1774 еллар тирәсендә) XX йөзгә кадәр сугылган акчалар — пул, 4,5 г авырлыктагы акчалар карапул дип аталган.

Әдәбият

Мухамадиев А.Г. Древние монеты Поволжья. К., 1990.

Автор — Ә.Г.Мөхәммәдиев