Биографиясе

1926 елның 27 ноябре, Киров өлкәсенең Малмыж шәһәре – 2006 елның 2 декабре, Казан.

1948 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый, шунда ук нәорганик химия кафедрасында эшли, профессор (1969), кафедрасы мөдире (1974–1997).

1953–1955 елларда Тяньцзинь политехника институтында (Кытай Халык Республикасы) укыта.

1957–1963 елларда технология факультетының читтән торып уку-укыту деканы, 1967–1987 елларда Казан химия-технология институты каршындагы югары һәм махсус урта уку йортлары укытучыларының белемен күтәрү факультеты деканы.

Д.И.Менделеев исемендәге Бөтенсоюз химия җәмгыятенең Татарстан республикасы бүлекчәсе рәисе (1971–1973).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре нәорганик һәм координацион химиягә карый. Әхмәтов (шәкертләре белән берлектә) агалтынлы металлар (палладий, агалтын, родий) кушылмаларының интермедиат каталитик актив формаларын синтезлау һәм өйрәнүнең фәнни юнәлешләрен билгели. Кыйммәтле металл – көмешне экономияләргә мөмкинлек биргән, көмеш фотосурәтләрне күчешле металларның комплекслы кушылмаларын кулланып эшләгән сурәтләр белән алмаштыру проблемасын хәл итә.

Югары һәм урта мәктәптә химия белемен камилләштерүгә зур өлеш кертә. Химик матдәләрнең үзлекләрен аңлау өчен җирлек булып торган структур, термодинамик һәм кинетик күзаллауларга нигезләнгән «Гомуми һәм нәорганик химия» дәреслеген төзи. 1960 еллардан югары уку йортларында (шул исәптән чит илләрдә дә) шушы дәреслек буенча укытыла, 4 басмасы дөнья күрә (дари, латыш, эстон, инглиз, гарәп телләренә тәрҗемә ителә).

Әхмәтов – инглиз, гарәп телләрендә басылган «Нәорганик химиядән лаборатор эшләр һәм семинарлар өчен күнегүләр» дигән уку әсбабы автордашы. Аның тарафыннан 40 дәреслек һәм уку әсбабы, шул исәптән урта мәктәпнең 8–9, 10–11 сыйныфлары өчен химия дәреслекләре языла. Алар бүгенге фәннең алдынгы идеяләренә нигезләнә, укытучыларны үзләренең профессор осталыкларын күтәрүгә этәрә, укучыларның иҗади фикерләвен үстерүгә һәм химик экспериментлар үткәрү белән кызыксынуын арттыруга ярдәм итә.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Неорганик химия. Казан, 1994.

Электродные потенциалы и кристаллографическое направление // Труды Казанского химико-технологического института. 1954–1955. Вып. 19–20.

Электродные потенциалы монокристаллов цинка в водных растворах // Журнал прикладной химии. 1956. Т. 29, № 8 (автордаш).

Неорганическая химия: Учеб. М., 1969.

Әдәбият

Сплав ученого и педагога // Научный Татарстан. 1996. № 4.

Профессора, доктора наук. Политехнический институт – КХТИ – КГТУ (1919-2000): Краткий биографический справочник. Казань, 2000.