- РУС
- ТАТ
(грек. phy´sikе, phy´sis — табигать), табигать турындагы фән
Матди дөньяның иң гади һәм шулай ук иң гомуми үзлекләрен өйрәнә. Физика һәм аның законнары табигать фәннәренең нигезен тәшкил итәләр. Өйрәнү объектларына карап, физика элементар кисәкчәләр, атом төш, атом, молекуляр, каты җисем, плазма һ.б. физикасына бүленә. Теоретик физиканың төп бүлекләре: классик механика, электродинамика, термодинамика, стат. физика, чагыштырмалылык теориясе, квант механикасы, квант кыр теориясе. Физика б.э.к. үк үсеш ала башлый (Демокрит, Архимед һ.б.); XVII йөздә классик механика булдырыла (И.Ньютон); XIX йөз ахырында нигездә классик физиканы формалаштыру тәмамлана. XX йөз башында квант физикасы нигезләре эшләнә (М.Планк, Э.Резерфорд, Н.Бор). 1920 елларда квант механикасы — микрокисәкчәләр хәрәкәте теориясе үсеш ала (Л. де Бройль, Э.Шредингер, В.Гейзенберг, В.Паули, П.Дирак). Бер үк вакытта (XX йөз башында) фәза һәм вакыт турындагы яңа тәгълимат — чагыштырмалылык теориясе барлыкка килә (А.Эйнштейн). XX йөзнең 2 нче яртысында физиканың алгарышын атом төше төзелешен, элементар кисәкчәләрнең үзлекләрен (Э.Ферми, Р.Фейнман, М.Гелл-Ман һ.б.), куертылган мохитләрне (Дж.Бардин, Л.Д.Ландау, Н.Н.Боголюбов) танып белү процессы билгели. Физиканың үсеше дөньяның бердәм табигый-фәнни картинасын булдыруга, шулай ук техниканы үзгәртүгә китерә. Атом-төш энергетикасы (И.В.Курчатов), квант электроникасы (Н.Г.Басов, А.М.Прохоров һәм Ч.Таунс), микроэлектроника, радиолокация, идарә ителүле термик төш синтезы, югары температуралы үтә үткәрүчәнлек, наноструктуралар һәм нанотехнологияләр, квант компьютерлары һ.б.ш. юнәлешләр булдырыла.
Казанда физик тикшеренүләр XIX йөз башыннан алып барыла. Биредә 1806 елда метеостанция төзелеп, Россиядә климатологик һәм метеорологик тикшеренүләр башлана (И.И.Запольский), астрономия (1814) һәм магнит (1828) обсерваторияләре төзелә, аларда астрономия һәм геофизика өлкәләренә караган фундаменталь тикшеренүләр алып барыла (И.М.Симонов). Ф.Ф.Беллинсгаузен белән М.П.Лазарев җитәкчелегендәге дөнья тирәли экспедиция вакытында (1819–1821) И.М.Симонов Җирнең Көньяк геомагнит котыбы торышын билгеләү максатында хисаплаулар ясый. Казан университетында физика һәм механиканы үстерү юнәлешләрен Н.И.Лобачевский идеяләре билгели, бу исә физиканың яңа бүлеге — чагыштырмалылык һәм гравитация теориясе барлыкка килүгә сәбәп була (А.П.Котельников, А.З.Петров). XIX йөз башыннан электр һәм электромагнит күренешләре тикшерелә башлый (А.С.Савельев, Р.А.Колли, Н.П.Слугинов, Д.А.Гольдгаммер, В.А.Ульянин). Нейтронның магнит моменты барлыгы алдан әйтелә (И.Е.Тамм, С.А.Альтшулер, 1934). Бөек Ватан сугышы елларында ТРда СССР ФА учреждениеләренең эшчәнлеген илнең оборонасы бурычларын хәл итү белән шөгыльләнгән җирле сәнәгать предприятиеләре һәм фәнни оешмалар эше белән көйләү өчен Фәнни-техник комиссия төзелә, һәм ул ТРда физика фәне үсешенә уңай йогынты ясый. Казан университетында күренекле совет галимнәре — академиклар А.П.Александров, Л.А.Арцимович, С.И.Вавилов, В.И.Векслер, В.Л.Гинзбург, А.Ф.Иоффе, П.Л.Капица, И.В.Курчатов, Л.Д.Ландау, Г.С.Ландсберг, М.А.Леонтович, Л.И.Мандельштам, Н.Д.Папалекси, Н.Н.Семёнов, И.Е.Тамм, В.М.Тучкевич, В.А.Фок, Г.Н.Флёров, И.М.Франк, Ю.Б.Харитон эшлиләр. 1945 тә СССР ФАнең Казан физика-техника институты төзелә. 1944 елда Казан физигы Е.К.Завойский электрон парамагнит резонансы (ЭПР) күренешен ача. Бу ачыш сугыштан соңгы чорда бөтендөнья физикасының төп тикшеренү өлкәсен билгели. Шуннан соң Казан университетында һәм РФА КГҮнең Физика-техника институтында магнит резонансы физикасы һәм аның химиядә, биологиядә, геологиядә һәм медицинада кулланылышы эшләнә (кара Казан радиоспектроскопия фәнни мәктәбе). Аның беренче казанышлары — ЭПР спектрына төш спины йогынтысын билгеләү, шулай ук акустик парамагнит резонансы күренешен алдан әйтү (С.А.Альтшулер, 1952), төрле табигатьле парамагнетиклар мисалында ЭПР теориясен эшләү. Казан — оптик электроника үзәкләренең берсе («КОМЗ», «Элекон», «Гамәли оптика институты» ФҖБ АҖләре). Югары уку йортларында, акад. һәм тармак институтларында газларның оптик спектроскопиясе һәм куертылган мохитлар өлкәсендә (РФА КГҮнең Физика-техника институтында, Органик һәм физик химия институтында һ.б.), яңа лазерлар булдыру өлкәсендә (Казан техника университеты) тикшеренүләр алып барыла.
Казанда хәзерге фәнни тикшеренүләрнең төп юнәлешләре: парамагнитик диэлектрик кристалларда, нормаль металларда, ярымүткәргечләрдә, түбән һәм югары температуралы үтә үткәргечләрдә ЭПР, ТМР һәм спин-рәшәткәле релакслашу; магнит материалларның Мёссбауэр спектроскопиясе, оптик спектроскопия; югары пиксельле ТМР һәм органик кушылмалардагы молекулаара тәэсирләшүләр; полимерларда магнит кырының импульс градиентлы ТМР; биомедик радиоспектроскопия һәм оптика; катламлы наноструктураларның һәм наноконтактларның квант үзлекләре; чагыштырмалылык теориясе һәм гравитация; радиоэлемтәнең гомуми теориясе, катлаулы радиосистемаларны проектлау, метеорларны радиолокацияләү, мохитларда дулкын реакцияләре, атмосфераның радиодулкынлы мониторингы; нефть һәм газ чыганакларын кулай эшкәртүнең фәнни нигезләре; радиоэлектрон һәм квант җайланмалары һәм схемалары; микроэлектроник аппаратура һәм аны җитештерү технологиясе; ярымүткәргечләр буенча материаллар белеме; югары температуралы плазма физикасы һәм техникасы; оптик интерференцион капламалар технологиясе; голография һәм голограммалар техникасы.
Казанда физика буенча вакытлы фәнни басмалар чыга: «Applied Magnetic Resonance», «Environmental Radioecology and Applied Ecology», «Magnetic Resonance in Solids. Electronic Journal», «Георесурсы», «Учёные записки Казанского университета. Сер. Физико-математические науки», «Новости ЯМР в письмах» бюллетене һ.б.; фәнни хезмәтләр җыентыклары: «Парамагнитный резонанс», «Гравитация и теория относительности», «Приём и обработка информации в сложных информационных системах» һ.б.
Развитие физики в России: В 2 т. М., 1970;
История физики и астрономии в Казанском университете за 200 лет. К., 2007.
Автор — Л.К.Әминов, А.Л.Ларионов, Б.З.Малкин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.