Эчтәлек

Б.э.к. 540 елларда борынгы Иониянең Теос шәһәреннән күчеп килүчеләр тарафыннан нигезләнә.

Б.э.к. V йөздән башлап Боспор дәүләте (Төньяк Кара диңгез буе) составында була.

IV йөздә Фанагория шәһәре һуннар тарафыннан җимерелә. Соңрак Фанагория кабат торгызыла.

VII йөздә Бөек Болгар дәүләте башкаласы (630–660 еллар); ул таркалганнан соң, Хәзәр каганлыгына буйсындырыла.

X йөздә бәҗәнәкләр тарафыннан җимерелә.

Әдәбият

Фанагория. М., 2008.

Автор — И.Л.Измайлов