Биографиясе

1960 елның 19 августында Балык Бистәсе районы Чаллыбаш авылында туган.

1982 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли.

1985 елдан «Түбәнкаманефтехим» акционерлык җәмгыятендә, этилен оксидын тикшерү лабораториясе башлыгы (1988 елдан), фәнни-технологик үзәк директоры урынбасары (1997 елдан). Д.Х.Сафин этилен оксидлары һәм пропилен эшкәртүнең яңа технологияләрен, шул исәптән моноэтиленгликоль, суыткыч һәм гидротормоз сыекчалары, пропиленгликоль һәм три-, тетраэтиленгликольләрнең экологик чиста метил эфирларын, нефть һәм газ сәнәгате өчен гади эфирларның яңа ассортиментын табу процессларын эшләүдә; пропилен, этилен оксидлары нигезендә этилен, моноэтиленгликоль, этилцеллозольв һәм этилкарбитол, гади полиэфир оксидлары алу технологияләрен камилләштерүдә һәм әлеге процессларның экологик проблемаларын хәл итүдә катнаша.

Уйлап табуга 55 патенты бар (20се җитештерүгә кертелгән).

Бүләкләре

Медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының көмеш медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Некоторые особенности процессов получения статистических сополимеров окисей алкиленов // Хим. пром-сть сегодня. 2005. № 3 (автордаш).

Сравнительные кинетические характеристики реакций взаимодействия спиртов с оксидами пропилена и этилена // Хим. пром-сть сегодня. 2005. № 8 (автордаш).

Строение и молекулярные характеристики полиэфирных блоксополимеров на основе оксидов пропилена и этилена по данным спектроскопии ЯМР // Высокомолекулярные соединения. 2006. Т. 48, № 3 (автордаш).