Татар милли бәйсезлек партиясе «Иттифакъ» органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1993 елның июненнән 1998 елның апреленә кадәр Чаллы шәһәрендә татар һәм рус телләрендә нәшер ителә.

Мөхәррире – Р.Б.Хәплехәмитов.

Юнәлеше

Газета Алтын Урда дәүләте оешуның 750 еллыгы уңаеннан чыга башлый.

Редакция «Иттифакъ» партиясенең РФ белән Татарстан хакимиятләре арасындагы үзара мөнәсәбәтләргә, милли-мәдәни сәясәткә һәм башка мәсьәләләргә карашын чагылдыра.

Газет битләрендә «Милли мәҗлес» карарлары һәм мөрәҗәгатьләре, Бөтендөнья татар корылтае (1994 ел) барышы турында мәгълүмәтләр, татар тарихы һәм мәдәниятенә караган мәкаләләр, шигырьләр һәм хикәяләр басыла.

1998 елның апрелендә Татарстан Республикасының мәхкәмә органнары карары белән ябыла.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.