Тарихы

XIX йөздә нигезләнә. Халкы асабалар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1173,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Макарьевка волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай) районында.

Хәзер – Әҗмәкәй авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Гигант» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Г.Шәмсетдинова). 1958 елдан авылда – берләштерелгән «Гигант» колхозы (үзәк утары – Иске Гәрдәле авылы), 1972 елдан – шул ук исемдәге совхоз (үзәк утары – Яңа поселок), 1995 елдан – авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2011 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авылда клуб (1948 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2007 елдан), мәчет (2008 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

З.Б.Хөснетдинов (1935 елда туган) – геолог-нефтьче, геология-минералогия фәннәре кандидаты, Бөтенсоюз «Төрекмәнгазпром» берләшмәсе баш геологы (1972–1999).

Халык саны

1902 елда – 180 ир-ат;
1920 елда – 488,
1926 елда – 292,
1938 елда – 319,
1949 елда – 261,
1958 елда – 228,
1970 елда – 231,
1979 елда – 156,
1989 елда – 106,
2002 елда – 112,
2010 елда – 124,
2020 елда – 106 кеше (татарлар).