Тарихы

XVII йөздә нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт (элеккеге экономик, 1764 елга кадәр – монастырь) крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1881 елдан үз бинасында – катнаш бер сыйныфлы рус земство училищесе (1920 елда 18 ир бала һәм 11 кыз бала укый), XX йөз башында Илья чиркәве (1891 елдан соң төзелә; ярымҗимерек хәлдә; чиркәү территориясендә «Әлеге таш астында бу храмны төзегән крестьян Яков Ильич Мозохин җәсәде ята» дип язылган ак ташбилге сакланган ) эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2003 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Бәтке волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Олы Кульга авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Путь Ильича» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Т.Г.Леонтьев). 1963, 1992 елгы мәгълүматлар буенча, авылда – «Новая жизнь» колхозы (үзәге – Олы Кульга авылы), 1997–2006 елларда «Олы Кульга» авыл хуҗалыгы кооперативы эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1990 елларга кадәр башлангыч мәктәп эшли. Клуб һәм мәктәп 2005 елда сүтелә. Фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1782 елда – 110 ир-ат;
1859 елда – 755,
1897 елда – 1128,
1908 елда – 1318,
1920 елда – 704,
1926 елда – 1017,
1938 елда – 655,
1949 елда – 460,
1958 елда – 344,
1970 елда – 382,
1989 елда – 159,
2002 елда – 122,
2010 елда – 47,
2020 елда – 53 кеше (руслар).