Эчтәлек

Авылга 1788 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1808 елда) Яңгул авылыннан күчеп утыручылар нигез сала. Башта Сәрдегәрбаш дип атала.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук чыпта сугу, чабата үреп сату һәм кирпеч сугу кәсепчелеге тарала.

1880 елда авылда мәчет төзелә (1940 елда җимерелә). XIX йөз ахырыннан мәчет каршында мәдрәсә эшли.

XX йөз башында тегермән (XIX йөз, сакланган) була. Авыл җәмәгатенең имана җире 413 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Вятка губернасының Малмыж өязе Яңгул волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1939 елның 22 июленнән – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Борбаш авыл җирлеге составына керә.

1929 елда авылда “Берек” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Р.Нигъмәтуллин), 1950 елдан “Яңа тормыш” колхозы составында. 1979 елда “Алан” умартачылык совхозы оештырыла, 1997 елда колхоз “Алан” крәстиян-фермер хуҗалыгы итеп үзгәртелә, 2008 елдан “Борбаш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге, яшелчә үстерү белән шөгыльләнә.

1928 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (укучылар элекке мулла йортында укыйлар, 1934 елдан яңа бинада), 1995 елда – урта (1970 елдан яңа бина), 2013 елда – тулы булмаган урта, 2016 елда башлангыч мәктәп – балалар бакчасы итеп үзгәртелә.

1946–1980 елларда җил тегермәне эшли.

1959 елда авылда зур янгын була.

Хәзерге вакытта авылда мәдәният йорты, китапханә (1940 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1940 елда медпункт буларак ачыла; 2012 елдан күп функцияле үзәк бинасында), мәчет (1998 елдан) бар.

Халык саны

1782 елда – 32 ир заты;
1834 елда – 100,
1884 елда – 201,
1896 елда – 495,
1926 елда – 445,
1949 елда – 504,
1958 елда – 396,
1970 елда – 553,
1979 елда – 562,
1989 елда – 448,
2002 елда – 574,
2010 елда – 570,
2015 елда – 562 кеше (татарлар).