2500 дән артык төре билгеле.

Канат җәеме 4 см га кадәр. Алгы аяклары кыска. Башы кечкенә, алгы күкрәгенә батып кергән. Ата затлар – металлсыман ялтыравыклы күк, зәңгәр, яшел, кызгылт-сары, ана затлар көрән төстә. Урман буйларында, болыннарда, елга буйларында яши. Кортлары агач, куак, үләнчел үсемлек яфраклары белән туклана, кайберләре ерткычлар – гөбләләрне (бетләр), кортчаларны ашыйлар.

Авыл  хуҗалыгы үсемлекләренә зур зыян китермиләр.

Татарстан территориясендә Икар күбәләге (Polyommatus icarus), кузак күбәләге (P.semiargus), утлы күбәләк (Chrysophanus virgaurea) һ.б. – гадәти бөҗәкләр.

Зәңгәр күбәләк (Мелеагр) (P. Daphnis) ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Бавий зәңгәр күбәләге

Дафнис зәңгәр күбәләге