Авылга XVII йөздә нигез салына. Авыл турында беренче язма истәлек Ш.Мәрҗанинең “Мөстафад әл-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” (“Казан вә Болгар хәлләре турында файдалы хәбәрләр”, XIX йөз ахыры) китабында очрый.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук чабата үрү, чыпта-кап сугу, киез итек басу, тимерчелек кәсепчелеге, аучылык һәм умартачылык тарала.

1823 елда авылда беренче мәчет төзелә. 1938 елда манарасы киселә, 1982 елга кадәр бинасында авыл клубы урнаша, 1988 елда мәчет сүтелә.

1917 елда икенче мәчет төзелә (совет чорында бинасында башлангыч мәктәп урнаша).

XX йөз башында авылда тимерче алачыгы, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1499,2 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Вятка губернасының Малмыж өязе Ядегәр волостенда. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1939 елның 22 июленнән – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Борбаш авыл җирлеге үзәге.

1929 елда авылда “Кызыл Татарстан” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Ш.Закиров), 1966 елдан – “Балтач” совхозы, 1993 елдан – “Борбаш” совхозы, 2000 елдан – “Борбаш” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2004 елдан “Борбаш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1932 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1934 елда – җидееллык (яңа бина төзелә), 1960 елда – сигезьеллык, 1966 елда урта мәктәп (2012 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

1997 елдан мәктәп каршында төбәк тарихы музее ачыла (оештыручысы – Р.М.Гыйниятуллина). Хәзер авылда балалар бакчасы (1981 ел), мәдәният йорты (1982 ел), китапханә (1982 ел, 1920 елларда уку өе), фельдшер-акушерлык пункты (беренче медпункт 1941 елда ачыла), мәчет (1992 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

Л.И.Минһаҗева (1969 елда туган) – филология фәннәре докторы;

Җ.В.Фазлыев (1956 елда туган) – дин һәм җәмәгать эшлеклесе, ТРның баш казые (2000 елдан), ТРның атказанган икътисадчысы.

Халык саны

1859 елда – 867,
1897 елда – 1188,
1908 елда – 1264,
1920 елда – 1308,
1926 елда – 1242,
1938 елда – 1184,
1949 елда – 1010,
1958 елда – 871,
1970 елда – 980,
1979 елда – 949,
1989 елда – 815,
2002 елда – 861,
2010 елда – 893,
2015 елда – 871 кеше (татарлар).