Эчтәлек

Табигый тирәлекнең торышы, атмосфера һавасы мониторингы, явым-төшемнәр, җир өсте сулары, радиация мониторингы буенча системалы рәвештә җентекле күзәтүләр алып баручы федераль дәүләт учреждениесе.

Һава торышы фаразлары төзи, бәла-каза куркынычы белән янаучы метеорологик күренешләр, шулай ук әйләнә-тирә мохитнең гадәттән тыш пычрануы турында кисәтә. Сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм җылылык-энергетика комплексы предприятиеләрен, коммуналь һәм юл хезмәте, төзелеш һәм транспорт компанияләре, елга флоты, иминият оешмалары, массакүләм мәгълүмат чараларын махсус гидрометеорологик мәгълүмат белән тәэмин итә.

1930 елда ТАССР ХКС каршында Гидрометбюро ачыла һәм һава торышы турында беренче прогноз төзелә. 1964 елда— бюро Казан гидрометеорология обсерваториясе, 1988 елдан — Татарстан гидрометеорология үзәге, 1992 елдан — гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы үзәге; 1999 елдан хәзерге исемендә.

Идарә составында: бүлекләр — метеорологик прогнозлар, метеорология, климат һәм авиацияне метеомәгълүмат белән тәэмин итү, агрометеорология, гидрология; әйләнә-тирә мохит мониторингының комплекслы лабораториясе; төркемнәр — метеорологик радиолокация күзәтүләре; аэрологик күзәтүләр; мәгълүматларны автоматлаштырылган тапшыру хезмәте.

Дәүләт күзәтү челтәре карамагында: 13 метеорология станциясе (Азнакай, Акташ, Арча, Карамалы Тау, Чүпрәле, Алабуга, Казан-Опорная, Олы Кайбыч, Лаеш, Мөслим, Тәтеш, Чистай, Чулпан), 4 авиаметеорология станциясе (Бигеш, Бөгелмә, Казан-Сокол, Минзәлә), 3 метеорология һәм 4 агрометеорология посты, 19 елга һәм 12 күл гидрология посты, 9 атмосфера һавасы һ.б. пычрануны күзәтү посты.

Идарә җитәкчеләре арасында — П.Т.Смоляков (1930–1933), Н.В.Колобов (1938–1939), А.И.Мишкарёв (1948–1981), А.П.Шлычков (1981–1997), С.Д.Захаров (1999 елдан).

Әдәбият

Гидрометслужба Республики Татарстан: пути становления и перспективы развития. СПб., 2000.