Биографиясе

1874 елның 8 марты, Казан шәһәре – ?

Казан университетын тәмамлый (1907). 1913–1921 елларда шунда ук эшли (1918 елдан профессор).

Фәнни эшчәнлеге

Боголюбов әдәби телләрне утилитар-практик, филологик һәм лингвистик аспектлардан чыгып өйрәнүне методологик яктан дәлилли; телне теоретик-методологик яктан тикшерү зарурлыгын күрсәтә, коллектив фикер коралы һәм социальләштерү чарасы буларак, сөйләмне анализлауга нигезләнгән лингвистик система тәкъдим итә.

Хезмәтләре рус телен укыту методикасына карый.

Хезмәтләре

О частях речи: К лингвистической методологии. Казань, 1913.

Об изучении литературных языков. Методологический очерк. Казань, 1914.

Автор – Л.К.Бәйрәмова