Авылга XVII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Кече Сәрдек, Сәрдегән исемнәре белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX  йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук киез итек басу кәсепчелеге тарала.

XVIII йөз башыннан мәчет мәгълүм, 1742 елда җимерелә. Яңа мәчет XIX йөз ахырында төзелә (совет чорында манарасы киселә, бинасында авыл клубы урнаша).

XX йөз башында авылда мәчет, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 696,9 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Ядегәр волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Борбаш авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда “Кызыл дулкын” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Г.Корбангалиев), 1950 елдан – “Кызыл Татарстан” колхозы, 1966 елдан – “Балтач” совхозы, 1993 елдан – “Борбаш” совхозы, 2000 елдан – “Борбаш” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2004 елдан “Борбаш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1925 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 2010 елда башлангыч мәктәп – балалар бакчасы итеп үзгәртелә.

Хәзер авылда клуб (1997 елда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2004 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

Ф.Г.Әкбәров (1944 елда туган) – ветеринария табибе, ТР Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1859 елда – 195,
1897 елда – 411,
1908 елда – 482,
1920 елда – 891,
1926 елда – 523,
1949 елда – 397,
1958 елда – 258,
1979 елда – 302,
1989 елда – 257,
2002 елда – 256,
2010 елда – 265,
2015 елда – 260 кеше (татарлар).