Биографиясе

1923 елның 14 феврале, Төньяк Казакъстан өлкәсе Петропавловск шәһәре — 2001 елның ноябре, Казакъстан Республикасы, Алма-Ата.

1948 елда Югары партия мәктәбен тәмамлый (Алма-Ата).

1953 елга кадәр Петропавловскида: 1945 елдан «Ленинское знамя» өлкә газетасында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, мөхәррир урынбасары, 1952 елдан Төньяк Казакъстан өлкә радиокомитеты рәисе.

1953–1961 елларда һәм 1974 елдан Алма-Атада яши: «Казахстанская правда» газетасы хәбәрчесе, 1959 елдан «Сельская жизнь» үзәк газетасының үз хәбәрчесе, 1975–1984 елларда «Казакъстан» китап нәшриятында редакция мөдире, баш мөхәррир урынбасары, баш мөхәррир, 1985–1989 елларда «Казакъстан мәдәнияте һәм тарихы истәлекләре» альманахын төзүче-мөхәррир.

1961–1975 елларда Караганда шәһәрендә: «Индустриальная Караганда» газетасы редакциясендә бүлек мөдире, җаваплы сәркәтип, 1968 елдан Караганда телевидениесе студиясенең баш мөхәррире.

Иҗаты

Мәкаләләре Казакъстанның социаль-икътисади үсешенә, төбәкне өйрәнүгә, татар-казакъ әдәби бәйләнешенә, Г.Тукай, Г.Ибраһимов, И.Салахов, М.Җәлил һ.б.га багышлана. Якут революционеры һәм дәүләт эшлеклесе М.К.Аммосов турындагы «Легендар Максим» («Легендарный Максим», Алма-Ата, 1988) документаль повесте авторы. «Автограф белән китап» (49 чыг.) авторлык программасы, Хәмидуллин сценарийлары буенча телеспектакльләр «Бер тапкыр һәм бөтен гомергә», «Карт испан», «Куркыныч кичү» һ.б. киң таныла. Казакъстан радиосында татар телендәге радиотапшырулар авторы. Ш.Усмановның «Легион юлы» («Путь легиона», 1970) повестен, А.Расихның «Ямашев» романын (1975) рус теленә тәрҗемә итә. 1952–1953 елларда Петропавловск шәһәр советы депутаты.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Татары в Казахстане. Алма-Ата, 1996.

Әдәбият

Галиев В.З. Штрихи творческой биографии А.Г.Хамидуллина // Татары в Казахстане. Алма-Ата, 1996; 

Татары в Казахстане: Энцикл. словарь. Алматы, 2011.