Тарихы

Башта земство статистикасы үз ихтыяҗларына киткән чыгымнарны капларга халыктан алыначак салым ставкаларын билгеләү өчен алып барыла, соңрак тулаем мәгълүматлар туплау, исәпкә алу-язу белән шөгыльләнә башлый.

Беренче статистик тикшеренүләр барышында земство статистикасының 2 төп төре формалаша: Мәскәүчә (һәр хуҗалык берәмлеге һәм халык тормышының гомуми шартлары турында мәгълүмат алу) һәм Черниговча (туфракларны классификацияләү).

1887 елда барлык земстволар өчен дә тикшеренүләрнең бердәй программасын билгеләгән күрсәтмә чыгарыла.

Земство статистикасы төрләре

Үзләренең бурычлары, ысуллары һәм оешулары буенча земство статистикасы төп (хуҗалыкларның гомуми хәлен ачыклау) һәм агымдагы (аерым хуҗалык еллары буенча күренешләрнең периодлылыгын өйрәнү) статистикаларга бүленәләр.

Информацияне җыю

Земство статистикасы үзенең эшчәнлеген, башлыча, экспедиция тикшеренүләре рәвешендә алып бара: статистика учреждениесе вәкилләре тикшерелә торган районында элек эшләнгән формулировкалар буенча, нигездә, телдән сорап мәгълүматлар җыялар; өйрәнелә торган объектларны карау һәм язма чыганакларны тикшерү ярдәмче рольне башкара.

Крәстиян хуҗалыкларын тикшерүнең төп элементы йорт һәм каралты-кураны исәпкә алу булган. Йорт һәм каралты-кураны исәпкә алуның гадәти программасы түбәндәгеләрне күздә тоткан: халыкны тикшерү (яшь һәм эшкә яраклылыгы, белеме буенча тасвирлау); җир биләү һәм җирдән файдалану формаларын; җирне эшкәртү һәм аны хуҗалыкта файдалану ысулларын; инвентарьны; халыкның һөнәрчелек белән шөгыльләнүен һәм башкаларны исәпкә алу.

Земство статистикасы үсү белән бергә йорт һәм каралты-кураны өйрәнү программалары шактый җентекләбрәк эшләнә. Тулаем «авыл» һәм «җәмәгать хәлен» тикшеренүләр крәстиян хуҗалыкларын тикшерүнең мәҗбүри состав өлешенә әверелә. Торак пунктларны «тоташ» исәпкә алу белән бергә «тоташ булмаганы», шулай ук йорт хуҗалыкларын тикшергәндә «тоташ булмаган сорашу» кулланыла, аларны статист үзе сайлый (яисә йорт һәм каралты-кураларның билгеле бер өлешен исәпкә алу алдан ук билгеләнеп куела).

Агымдагы земство статистикасы төп игътибарны авыл хуҗалыгы тормышының көндәлек вакыйгаларына юнәлдерә: уңыш һәм бәяләр турындагы мәгълүмат – ел саен, һөнәрчелек, читтән эшләп тапкан акчалар, күченү, авыл хуҗалыгы техникасы үсеше турындагы мәгълүмат аларны өйрәнүгә ихтыяҗ туган саен тикшерелә. Андый мәгълүмат, нигездә, ирекле хәбәрчеләр аша җыела, аларга ел дәвамында махсус сорап белешү кәгазьләре җибәрелә.

Казан земствосы статистик тикшеренүләр үткәрү зарурлыгы белән 1880 еллар башында халыктан җыемнар җыю арту нәтиҗәсендә очраша.

Земствоның 17 нче җыенында азык-төлек бурычлары бер кешегә 15 сумнан арткан авылларны һәрьяклап тикшерү турында карар кабул ителә.

1882 елларда статистика эшләрен оештыру өчен танылган икътисадчы-статист Н.Ф.Анненский җәлеп ителә, ул тикшеренүләрнең планын һәм программасын төзи. Хәлне тулысынча күзаллау өчен бурычлы авылларны гына түгел, аларның янәшәдәгеләрен дә тикшерергә булалар. Нәтиҗәдә Казан губернасының Мамадыш, Тәтеш, Чистай һәм Лаеш өязләрендә 138 авылда йортлар һәм каралты-куралар тикшерелә («1883 елда Казан губерна земствосы җибәргән статистика экспедициясе хезмәтләре», 1884 – «Труды статистической экспедиции, снаряжённый в 1883 году Казанским губерн­ским земством», 1884 ел). Тикшеренү нәтиҗәләре Казан губернасында статистика эшләрен алга таба оештыру өчен сәбәп була.

Губернаның чираттагы 20 нче җыенында, даими эшләүче орган буларак, Статистика бюросы оештырыла, аны Н.Ф.Анненский җитәкли. Средстволарны янга калдыру максатында, Казан губернасы земство җыены мәгълүматларны Чернигов губернасы үрнәгендә җыю белән чикләнү турында карар кабул итә. Әмма Казан һәм Зөя өязләрендә мәгълүмат җыелгач, мондый үрнәктәге тикшеренүләрнең җитешсезлеге 1884 елда үк ачыклана.

1885 елда тикшеренүләр программасы киңәйтелә.

Ул түбәндәгеләрне үз эченә ала: һәр авылда йорт хуҗалары санын исәпкә алу, аларны имана җирләре булганнарга, җирсезләргә, үз авылларында яисә читтә яшәүчеләргә аеру; йорт һәм каралты-курага билгеләп, эш терлеген исәпкә алу; йорт хуҗалыклары арасында имана җирләрен һәм имана җирендә хуҗалык итү ысулын бүлү. 1885 елдан башлап, губернадагы төп тикшеренүләргә өстәмә рәвештә ирекле хәбәрчеләр ярдәмендә агымдагы авыл хуҗалыгы мәгълүматларын теркәү чоры башлана.

Н.Ф.Анненский җитәкчелегендә Казан губернасы авыллары һәм бистәләре тикшерелә, Казан, Зөя, Тәтеш һәм Цивиль өязләрендә җир биләмәләре чагыштырмача бәяләнә.

1887 елдан Статистика бюросын А.Д.Коршунов җитәкли. Аның җитәкчелегендә 1891 елда Казан губернасының барлык өязләрен исәпкә алу төгәлләнә, 1892 елда элек исәпкә алынган 5 өяз буенча өстәмә тикшеренүләр үткәрелә. Тикшеренүләр йомгаклары буенча «Казан губернасы өязләрендә җир биләмәләрен чагыштырмача бәяләү өчен материаллар» («Материалы для сравнительной оценки земельных угодий в уездах Казанской губернии», вып. 1-12, 1886–1893 еллар) нәшер ителә, аларда өязләрнең территорияләре, яшәүче кешеләр һәм башкалар турында җентекле мәгълүматлар туплана.

Әдәбият

Материалы для сравнительной оценки городов и посадов Казанской губернии. Казань, 1885.

Автор – Л.М.Айнетдинова