Эчтәлек

Балалар һәм бала тудыру, сөт аналары ятимханәләре була. Патша Россиясендә күпчелек ятимханәләр императрица Мария учреждениеләр ведомствосына карый (кара Химаячелек). Ятимханәләр Эчке эшләр министрлыгы каршында эшлиләр; аерым затлар һәм учреждениеләр тарафыннан киңәйтелгән уку программалы, кайвакыт төрле катлаулар өчен аерым ятимханәләр оештырыла; ятимханәләр рухани һәм хәрби ведомстволар каршында да була; Кешелеклелек Император җәмгыяте ятимханәләре императрица Мария учреждениеләр ведомствосы ятимханәләре тибында булдырыла. Ятимханәләргә киң мәгънәдә хәйрия һәм һөнәрчелек мәктәпләрен, балигъ булмаган балалар өчен төзәтү оешмаларын, физик яктан сәламәт булмаган балалар өчен яслеләр һәм оешмаларны да кертәләр.

1873 елдан Казанда Җир эшкәртү колонияләре һәм һөнәрләр ятимханәләре җәмгыяте эшли. Җәмгыять каршындагы ятимханәләрдә элек күп очракта караклык белән шөгыльләнгән 11–18 яшьлек тәрбияләнүчеләр башлангыч мәктәп күләмендә гомуми белем предметлары буенча укытыла, шулай ук агач эшкәртү, слесарьлык һөнәрләренә өйрәнәләр; тәмамлаучылар Җәмгыять остаханәсендә эшлиләр. Казанда 1875 елның 24 ноябрендә төзәтү һөнәр ятимханәсе ачыла. 1886 елда сәүдәгәр И.Н.Журавлёв акчасына 268 кешелек төн кунып чыгу ятимханәсе оештырыла.

ХХ йөз башында Казан рус хатын-кызлары җәмгыяте каршында Кешелеклелек Император Казан ярлыларга ярдәм итү комитеты эшли, аның Хатын-кызлар бүлеге 1876 елда ачыла. Бүлектә хуҗалык-кул эшләренә өйрәтү мәктәбе, йорт-җирсез хатыннар һәм балаларга вакытлыча сыену урыны, аш-су сәнгатенә өйрәтү өчен аш пешерү урыны була. 1893 елда Казанда 5 ятимханә эшләп килә: Николай исемендәге балалар ятимханәсе (117 кыз бала), Александр исемендәге ятимханә (115 кыз бала), Мөселман балалар ятимханәсе (31 ир бала), җинаять кылган кече яшьтәге балалар өчен ятимханә (35 ир бала), Ярлы һәм авыру балаларга ярдәм итү җәмгыяте ятимханәсе (35 кыз һәи ир бала), шулай ук ятимханәле балалар хезмәт сөю мәктәбе.

Инвалидлар һәм картлар йортлары Казанда XVIII йөз башыннан ачыла башлый; алар өчен акча Экономия коллегиясеннән бүленеп бирелә (1739 елда Казанда 5 шундый йорт була). Алар, гадәттә, монастырьлар каршында оештырыла. 1758 елда — Казанда отставкадагы штаб- һәм обер-офицерлар, 1760 елда отставкадагы, яраланган һәм гарипләнгән солдатлар өчен инвалидлар йорты булдыру турында указ чыга. 19 йөз башында Җәмәгать тәрбиясе приказы карамагында тимерчелекләр акчасына тотылган картлар йорты, тәрбия йорты, акылга зәгыйфьләр йорты, хастаханә була. 1848 елда Ложкин картлар йорты ачыла, анда авырулар, гарипләр һәм картлар тәрбияләнә (ачылган елда — 43, 1887 елда 500 кеше). 1872 елда Казан рус мещаннар җәмгыяте каршында ачылган картлар йортында картлар да, 15 яшькәчә ятимнәр дә була (төрле елларда 25 тән 75 кә кадәр кеше тәрбияләнә). 1889 елда картлар һәм инвалидлар йортларында һөнәр класслары оештырыла; аларны тәмамлаучылар һөнәр һәм сәүдә-сәнәгать оешмаларында эшкә урнаша. Малайлар итек тегү белән шөгыльләнә, кызларны тегәргә, чигәргә, бәйләргә өйрәтәләр. 1880 елда Крупениковларның ярлы тол хатыннар һәм дин әһелләренең ятим балалары йорты ачыла (аңа акчаны сәүдәгәр И.С.Кривоносов бирә). 1895 елдан дворяннар өчен Александр-Чемисов картлар йортында төрле дәрәҗәдәге һәм яшьтәге, терелә алмаслык авырулы хатын-кызлар өчен сыену урыны булдырыла. Казан Богородица хатын-кызлар монастыренда дин әһелләренең ятим кызлары тәрбияләнә. 1893 елда Казанда 11 гарипләр һәм картлар йорты (мещаннар җәмгыятенеке һәм губерна земствосыныкы) була һәм анда 1355 кеше тәрбияләнә.

1917–1918 елларда барлык хәйрия оешмалары, ятимханәләр ябыла. Совет хакимияте чорында караучысыз калган балалар өчен дәүләт тарафыннан балалар йортлары, интернатлар һ.б. оештырыла.

1990 елларда ятимнәргә ярдәм киң һәм яңа формаларда күрсәтелә башлый. 1994 елда Раифа ирләр монастыре каршында караучысыз калган балалар өчен ятимханә оештырыла, 1998 елда Казан администрациясенең Балалар һәм яшьләр эшләре комитетының 3 тән алып 15 яшькәчә балалар өчен социаль-тернәкләндерү үзәге ачыла, 1999 елда Казан архитекторы Р.Шәйхетдинов хосусый акчаларга караучысыз калган балалар өчен ятимханә оештыра. Күп ятимнәрне гаиләләргә тәрбиягә алалар.

Әдәбият  

Свердлова Л.М. Купечество Казани: дела и люди. К.,1998; 

Загоскин Н.П. Спутник по Казани. К., 2005; 

Брокгауз Ф.А., Ефрон И.А. Энциклопедический словарь. СПб., 1893. Т. 11.                       

Автор — И.А.Новицкая