Тарихы

XVIII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Чүплек исеме белән билгеле.

1860 елларга кадәр халкы типтәрләр катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тегермәнчелек, көнлекчелек кәсепчелеге тарала.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда су тегермәне була. XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 195 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр – Уфа губернасы Минзәлә өязе Пучы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1944 елның 19 февраленнән – Матвеевка, 1954 елның 19 ноябреннән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән Минзәлә районында.

Хәзер Иркәнәш авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Чишмәле тау” колхозы оештырыла, 1958 елда “Кызыл Байрак” колхозы белән Тукай исемендәге колхозга берләштерелә һәм 2000 елга кадәр эшли. 2006 елдан – “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2017 елдан “Әнәк” агрофирмасы (Актаныш районы) составына керә.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыкларында, “Әнәк” агрофирмасында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2016 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп, клуб эшли.

Халык саны

1795 елда – 40,
1859 елда – 81,
1870 елда – 92,
1884 елда – 99,
1906 елда – 193,
1913 елда – 153,
1920 елда – 126,
1926 елда – 127,
1938 елда – 132,
1949 елда – 123,
1958 елда – 118,
1970 елда – 141,
1979 елда – 121,
1989 елда – 93,
2002 елда – 101,
2010 елда – 91,
2017 елда – 102 кеше (татарлар).