Башта Урбар дип атала, авыл составына шулай ук Мөнәгәр (1750 елларда нигез салына) һәм Бикбулат (XIX йөз башында нигез салына) авыллары керә.

Язма чыганакларда авыл беренче тапкыр 1768 елда искә алына. Революциягә кадәрге чыганакларда Арбор-Себе Усад исеме белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук сәүдә эше тарала.

XX йөз башында авылда волость идарәсе, почта станциясе, мәчет (XVIII йөз), мәктәп (1868 ел), мәдрәсә (1908 ел) эшли. 1915 елда 3 мәчет була, һәрберсе каршында мәдрәсә эшли.

1880 елларда авыл җәмәгатенең имана җире 3048 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Вятка губернасының Малмыж өязе Арбор волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1938 елның 4 августыннан – Чепья, 1958 елның 16 июленнән – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Чепья авыл җирлеге составына керә.

1927 елда авылда кооператив хуҗалык, 1932 елда “Арбор” колхозы (беренче рәисе – Ә.Әскәров) оештырыла, 1933 елдан “Социализм” колхозы, 1950 елдан – “Татарстанның 30 еллыгы” колхозы, 1963 елдан – “Труд” колхозы, 1979 елдан –  “Ударник” колхозы,  1996 елдан  “Активист” кооперативы составына керә. 2000 елдан “Активист” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә “Арбор” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, яшелчә үстерү, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1918 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1924 елда – крәстиян яшьләр мәктәбе, 1942 елда – җидееллык, 1984 елда  урта мәктәп (1975 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты (2004 елдан яңа бинада), балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә, мәчет (2002 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Г.Г.Галиев (1927 елда туган) – төбәк тарихын өйрәнүче, педагог, “Халыклар дуслыгы” төбәк тарихы музеен оештыручы һәм җитәкчесе (Чепья авылы), Бөек Ватан сугышында катнаша, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

Г.С.Мөхәммәтшин (1941 елда туган) – шагыйрь, публицист, ТССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Балтач халык депутатларының район советы башкарма комитеты рәисе урынбасары (1977–1991 елларда), Балтач районы хакимияте башлыгы урынбасары (1991–2002 елларда);

Г.Г.Хәлиуллин (1948 елда туган) – физика-математика фәннәре докторы.

Халык саны

1834 елда – 655,
1884 елда – 1198,
1920 елда – 1730,
1926 елда – 1613,
1938 елда – 1210,
1949 елда – 835,
1958 елда – 754,
1970 елда – 737,
1979 елда – 648,
1989 елда – 592,
2002 елда – 642,
2010 елда – 663,
2015 елда – 687 кеше (татарлар).