Биографиясе

1947 елның 14 апреле, Мөслим районы Уразмәт авылы – 1993 елның 16 октябре, Зәй районы Бигеш авылы.

Казан университетын (1970 ел) һәм М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы югары әдәби курсларны тәмамлый (Мәскәү, 1987 ел).

1970 елдан Әлмәт шәһәрендә: 1972 елга кадәр Тарих һәм мәдәният истәлекләрен саклау җәмгыятенең Әлмәт бүлегендә җаваплы сәркәтип, 1974–1978 елда урта мәктәптә укытучы, 1978–1983 елда Әлмәт электр насослары заводында хезмәтне фәнни оештыру бюросы башлыгы булып эшли.

1988 елдан ТАССР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегендә әдәби консультант.

Иҗаты

Беренче хикәясе «Кызыл таң» газетасында 1967 елда басыла.

«Урсай тау итәгендә» (1977 ел), «Елганың борылган төшендә» (1980 ел) повестьларында сурәтләнгән геройлар – мөстәкыйль тормышка аяк баскан яшьләр образлары.

Әсәрләре

Урсай тау итәгендә: Повестьлар. Казан, 1981;

Су өстендә чәчәкләр: Хикәяләр. Казан, 1984.

Әдәбият

Гыйләҗев А. Истә, һаман да истә // Казан утлары. 1997. № 4.