Эчтәлек

Авылга Казан ханлыгы чорында удмуртлар нигез сала. Руслар монда XVII йөзнең икенче яртысында килеп урнаша. 1730–1740 елларда христиан динен кабул итәргә теләмәгән удмуртлар Түбән Ушма авылына күчеп китәләр.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук сарык тиресе эшкәртү һәм киез итек басу кәсепчелеге тарала.

XIX йөз башында авылда су тегермәне була. 1884 елда Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе ачыла, 1907 елда земство мәктәбе итеп үзгәртелә.

XX йөз башында авылда 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1033 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Балтач волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Кече Лызи авыл җирлеге составына керә.

1930 елда “Вольный труд” колхозы оештырыла, 1950 елдан – Каганович исемендәге колхоз, 1952 елдан – “Победа” колхозы, 1958 елдан – Ленин исемендәге колхоз, 1996 елдан Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында. Халкы күбесенчә “Алга”, “Сорнай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрдә эшли, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1956 елда ябыла.

Хәзер авылда балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1782 елда – 154 ир заты;
1859 елда – 296,
1897 елда – 487,
1908 елда – 509,
1920 елда – 535,
1926 елда – 556,
1938 елда – 324,
1949 елда – 258,
1958 елда – 215,
1970 елда – 217,
1979 елда – 119,
1989 елда – 168,
2002 елда – 233,
2010 елда – 249,
2015 елда – 275 кеше (удмуртлар – 50%, руслар – 44%).