Биографиясе

1941 елның 7 мартында Арча районы Курса Почмак авылында туган.

Казан музыка училищесен тәмамлаганнан соң (1967), ТАССР Җыр һәм бию ансамблендә солист, 1998 елдан хор төркемендә педагог-репетитор булып эшли.

Иҗаты

Хор өчен эшкәртелгән татар халык җырларын («Туган тел», Г.Тукай шигыре; «Уракчы кыз», Н.Исәнбәт шигыре; «Уел», «Кара урман», «Рәйхан» һ.б.), татар композиторлары Р.Яхин («Сорнай моңы», М.Хөсәен шигыре), А.Монасыйпов («Хәдичә», М.Җәлил шигыре) әсәрләрен һәм музыкаль-хореографик композицияләрдә («Аулак өй») ялгыз башкара.

Уникаль киң диапазонлы, сирәк очрый торган тембрлы лирик баритон тавышка ия. Әхмәтҗановның башкару манерасы интонацияләрнең чисталыгы, милизмнарга бай булуы белән аерылып тора.

Әдәбият

Ахунов Г. Җыр йөрәктә туа // Әсәрләр. Казан, 1984. Т. 4.

Хәким С. Җырларның «Кызыл китабында» // Яшә, борчулы җаным. Казан, 1988.

Автор – В.Горшков