Авыл 1646 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда авыл Өченче Чирмешән исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX  йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, 2 җил тегермәне, тимерче алачыгы, 2 йон һәм тукыма ману остаханәсе эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1492,5 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Олы Тояба волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кайбыч, 1944 елның 19 февраленнән – Подберезье, 1956 елның 14 маеннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Чирмешән авыл җирлеге составына керә.

1930–1958 елларда – “Алга” колхозы, 1959–1994 елларда – Вахитов исемендәге колхоз, 1994 елдан – Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе, 2011 елдан “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

2012 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли. Балалар бакчасы, авыл клубы, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1991 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Г.Г.Галиев (1908–1989) – партия һәм хакимият хезмәткәре, Мөслим район башкарма комитеты рәисе (1943–1947), КПССның Баулы (1947–1952 елларда) һәм Зәй (1952–1955 елларда) район комитетлары 1 нче секретаре, ТАССР Югары Советы Президиумы секретаре (1955–1967 елларда), Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры;

З.К.Камалов (1920–2006) – 2 нче Бөтендөнья сугышы елларында француз Каршылык хәрәкәтендә катнашучы, Франция ордены һәм медальләре кавалеры;

И.Н.Насыйбуллин (1918–1981) – Дан орденының тулы кавалеры, совет-фин һәм Бөек Ватан сугышында катнашучы (1995 елда авылда аның бюсты куела, скульпторы – В.Носов; 2012 елда тузганы урынына яңасы куела, скульпторы – Ф.Фәсхетдинов).

Халык саны

1782 елда – 125 ир заты;
1859 елда – 728,
1897 елда – 1220,
1926 елда – 1297,
1938 елда – 1267,
1949 елда – 923,
1958 елда – 772,
1970 елда – 863,
1979 елда – 768,
1989 елда – 554,
2002 елда – 449,
2010 елда – 370,
2015 елда – 310 кеше (татарлар).