Эчтәлек

Авылга 1920 елларда нигез салына. Беренче исеме – Яңа Сәрдек.

Оешкан көненнән ТАССРның Арча кантонында, 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1938 елның 4 августыннан – Чепья, 1958 елның 16 июленнән – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Пыжмара авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда “КИМ” колхозы оештырыла, 1957 елдан – “Авангард” колхозы, 1959 елдан – Фрунзе исемендәге колхоз, 1964 елдан – “Кама” колхозы, 1987 елдан “Главтатстрой” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең (Казан) “Казансу” ярдәмче хуҗалыгы.

1932 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1968 елда ябыла.

1966 елда авыл клубы ачыла, хәзер эшләми.

Халык саны

1926 елда – 56,
1938 елда – 305,
1949 елда – 208,
1958 елда – 195,
1970 елда – 195,
1979 елда – 127,
1989 елда – 60,
2002 елда – 33,
2010 елда – 24,
2015 елда – 25 кеше (татарлар).