Эчтәлек

1941 елның 23 февралендә Авиамеханикларның Чиләбе хәрби авиация мәктәбе буларак ачыла, 1944 елдан Кызыл Армия Хәрби Һава Көчләренең Чиләбе хәрби-авиация техник училищесе. 1947 елдан Казанда (Ерак арага очучы авиациянең Хәрби авиация техник училищесе), 1959 дан Казан артиллерия техник училищесе, 1963 елдан Казан югары хәрби инженер-командирлар училищесе, 1980 елдан артиллерия маршалы М.Н.Чистяков исем. Казан югары хәрби инженерлар училищесе, 1983 елдан ракета гаскәрләренең Казан югары хәрби инженер-командирлар училищесе, 1994 елдан Югары артиллерия инженер-командирлар училищесе, 1998 елдан Хәрби артиллерия университеты (филиал), 2002 елдан Михайлов хәрби артиллерия университетының Казан филиалы, 2004 елдан Казан артиллерия училищесе (филиал). 2008 елдан Казан югары хәрби командирлар училищесе бүлекчәсе, 2011 елда ябыла.

Эшләү елларында 26 меңнән артык белгеч әзерләнә. Тәмамлаучылар арасында — 24 генерал, 1 ике тапкыр Сов. Союзы Герое (генерал-майор А.К.Недбайло) һәм 4 Сов. Союзы Герое.

Әдәбият

Долгов Е.В. История и тенденции Казанского высшего артиллерийского командно-инженерного училища (1941–1996). К., 1996;

60 лет на службе Отечеству: История и тенденции Казанского филиала Высшего артиллерийского университета (1991–2001). К., 2001.