Чирмешән районы территориясендә урманнарны файдалану, саклау, ышыклау һәм яңадан утырту өлкәсендә идарә эшләрен алып бара. 1991 елда Чирмешән урман хуҗалыгы буларак оештырыла; 2007 елдан хәзерге исемендә.

Гомуми мәйданы 36373 га. Светлогорский (13058 га), Казанка (10303), Шешминка (13012 га) участокларыннан тора. Урман белән капланган мәйдан 34474 га, шул исәптәнылыслы токымнар — 4689 га, каты яфраклылар — 3780 га, йомшак яфраклылар — 25910 га, куаклыклар 95 га тәшкил итә.

Урман барлыкка китерүче төп токымнар: усак (30,6%), юкә (30,2%), каен (9,2%), нарат (9,6%), биек кәүсәле имән (5,6%), тәбәнәк кәүсәле имән (3,4%) һ.б. Төрле үләнле һәм өрәңгеле юкәлекләр, каенлыклар һәм зелпеле усаклыклар, чияле имәнлекләр, чикләвек куаклы наратлыклар таралган. Яшь урманнар — 30%, урта яшьтәгеләр — 46%, өлгереп килүчеләре — 4%, өлгергәннәре һәм картайганнары 20% урман мәйданын алып тора. Гомуми агач запасы 5409 мең м3, шул исәптән өлгергәннәре һәм картайганнарының — 258 мең м3.

1991–2010 елларда 3000 га дан артык мәйданда урман культуралары, 340 га ерым-сыза һәм юл буе утыртмалары булдырыла.

2 урман питомнигында нарат, чыршы, имән чәчкеннәре һәм үсентеләре, шулай ук торак пунктларны яшелләндерү өчен декоратив культуралар үстерелә.

Предприятие җитәкчесе — Р.М.Мотыйгуллин, ТРның атказанган урманчысы.