- РУС
- ТАТ
Татарстанның Балык Бистәсе районындагы авыл, Чошы елгасының уң кушылдыгы буенда, шәһәр тибындагы Балык Бистәсе поселогыннан 16 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан
Казан ханлыгы чорында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Кульга, Архангельское исемнәре белән мәгълүм.
1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннары катлавына керә (алпавытлар Е.А.Безобразова һәм С.А.Оман милкендә булалар). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук мичкә ясау тарала.
Православие приходы 1758 елда оештырыла. 1840 елда алпавыт Е.А.Безобразова хисабына Михаил-Архангел чиркәве төзелә (2004 елдан тиешенчә файдаланыла; рус классицизмы стилендәге дини архитектура истәлеге).
1887 елдан – катнаш бер сыйныфлы рус земство училищесе (1912 елда 33 ир бала һәм 2 кыз бала укый), XX йөз башында 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 571,9 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Уракчы волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.
Хәзер – Олы Кульга авыл җирлеге үзәге.
1931 елда «Новая жизнь» колхозы оештырыла (авылда үзәк утар урнаша; хуҗалык кырчылык, сөт терлекчелеге, сарык асрау белән шөгыльләнә). 1995 елдан авылда – шул ук исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы, 1997–2006 елларда «Олы Кульга» кооперативы эшли.
Халкы башлыча «Әлмиева Г.Т.» крестьян-фермер хуҗалыгында эшли.
1973–1980, 2010–2017 елларда – тулы булмаган урта (бинасы 1973 елда төзелә), 1981–2009 елларда – урта, хәзер тулы булмаган урта (2018 елдан – Балык Бистәсенең беренче гимназиясе филиалы) мәктәпләр, «Солнышко» балалар бакчасы (1980 елдан), мәдәният йорты, китапханә (икесе дә мәктәп бинасында урнашкан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2008 елдан) эшли.
1985 елда мәктәп каршында туган якны өйрәнү музее оештырыла (нигезләүчеләре – Н.В.Нестерова, Н.И.Татаринова).
Авыл янындагы изге чишмә буенда «Барлык хәсрәтлеләр Шатлыгы» Мәрьям Ана иконасы кәшәнәсе урнашкан.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.