Хәзерге Арбаш авылына XVI йөз ахыры – XVII йөз башында нигез салына, Пашир Арбашы һәм Шира Арбашы авылларын берләштерә.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында ике авылның да халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук тире иләү кәсепчелеге, бакалея һәм мануфактура сәүдәсе тарала.

Шира Арбашында Арча сәүдәгәре Фәйзулла Монасыйповның күн заводы була һәм анда җитештерелгән товар Казан, Түбән Новгород, Оренбургта сатыла.

XX йөз башында авылларда 2 мәчет, мәдрәсә, мәктәп, вак-төякләр кибете эшли. Ике авыл җәмәгатенең берләштерелгән имана җире 2243,1 дисәтинә тәшкил итә.

Мәчет 1742 елдан мәгълүм (җимерелгән), 1878 елда яңадан төзелә, мәчет каршында мәктәп эшли. Икенче мәчет 1911 елда ачыла.

1920 елга кадәр ике авыл да Казан губернасының Казан өязе Балтач волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Карадуган авыл җирлеге составына керә.

1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1921 елда ябыла, 1925 елда кабат ачыла, 1955 елга кадәр эшли. 1930 елда Калинин исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – В.Хисмәтуллин), 1960 елдан – “Авангард” колхозы, 1987 елдан – Рәхимов исемендәге колхоз, соңрак – “Игенче” колхозы (хәзер “Игенче” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы) составында. Халкы күбесенчә шул кооперативта эшли, яшелчә үстерү, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1994 елдан) бар.

Авылдан 0,3 км көнчыгыштарак Арбаш известьташ чыганагы бар, аны “Балтачагрохимсервис” ачык акционерлык җәмгыяте эшкәртә.

Күренекле кешеләре

Ф.С.Гыйльмуллина (1968 елда туган) – инфекционист, медицина фәннәре кандидаты, Казан медицина университеты доценты.

Халык саны

1930 елларга кадәр ике авыл бергә:

1795 елда – 346,
1859 елда – 592,
1897 елда – 849,
1908 елда – 985,
1920 елда – 1172,
1926 елда – 832,
1938 елда – 750,
1949 елда – 527,
1958 елда – 388,
1970 елда – 357,
1979 елда – 358,
1989 елда – 343,
2002 елда – 405,
2010 елда – 414,
2015 елда – 431 кеше (татарлар).