Биографиясе

1869 ел –1915 ел, Сембер губернасы, Курмыш өязе Кызыл Атау авылы.

Чыгышы белән крәстияннәрдән.

Буа шәһәрендә мәдрәсә тәмамлый, белемен камилләштерү өчен Бохарага һәм Һиндстанга сәяхәт кыла.

Красный Остров авылында мулла була (1890 елдан), бер үк вакытта сәүдә һәм игенчелек белән шөгыльләнә.

Сембер губернасыннан 2 нче Дәүләт Думасы депутаты (1907), «Мөселман хезмәт таифәсе» әгъзасы.

Әдәбият  

Туктаров М.Ф. (Усал). Беренче, икенче вә өченче Думада мөселман депутатлар һәм аларның кылган эшләре. К., 1909;

Члены второй Государственной Думы. СПб., 1907;

Мусульманские депутаты Государственной думы России. 1906–1917 гг.: Сб. док. и материалов.

Автор — Д.М.Госманова