1937 елның 20 гыйнварындә Калинин (хәзерге Актаныш) районы Әнәк авылында туган.


М.Ш.Шәймиевнең бабасы – Шәймөхәммәт урта хәлле, таза тормышлы игенче булган. Коллективлаштыру елларында, кулак дип санап, аны йортыннан, мал–туарларыннан мәхрүм иткәннәр. Минтимер Шәриповичның атасы – Шәһишәрип ага Шәймиев гомере буена авыл хуҗалыгында эшли (26 ел дәвамында колхоз рәисе булып тора).

Белеме

1959 елда Казан авыл хуҗалыгы институтының механизацияләү факультетын тәмамлый.

Хезмәт юлы

1959-1962 елларда Мөслим ремонт–техник станциясендә инженер, баш инженер.

1962–1967 елларда Минзәлә «Сельхозтехника» районара берләшмәсе директоры булып эшли.

Партия һәм хуҗалык эшендә

1967–1969 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында: инструктор, авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире урынбасары. 
1969–1983 елларда ТАССР мелиорация һәм су хуҗалыгы министры. 
1983 елда ТАССР МС рәисенең 1нче урынбасары. 
1983–1985 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре. 
1985–1989 елларда ТАССР Министрлар Советы рәисе. 
1989–1990 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты 1нче секретаре. 

Дәүләт һәм сәяси эшчәнлеге

1990 елда ТАССР Югары Совет Рәисе итеп сайлана. Шул елда Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителә.


1991 елның 12 июненнән ТР Президенты (1996 елның мартында икенче, 2001 елның мартында өченче, 2005 елның мартында РФ Президенты В.В. Путин тәкъдиме белән ТР ЮС тарафыннан дүртенче срокка сайлана). 


2010 елдан беренче тапкыр гамәлгә куелган ТР Дәүләт Киңәшчесе вазифаларын башкара, закон проектлары кертү хокукына ия гомерлек ТР Дәүләт Советы әгъзасы.


1986–1990 да РСФСР ЮС депутаты. 
1989 дан СССР халык депутаты. 


1994–2001 елларда РФ Федераль Җыенының Федерация Советы әгъзасы.

2000–2001 елларда РФ Дәүләт Советы Президиумы, Федерация эшләре, федератив килешү һәм региональ сәясәт буенча комитет әгъзасы. 
2001–2011 елларда «Бердәм Россия» партиясенең Югары советы рәистәше.

Татарстан Республикасы үсешенә керткән өлеше

1970–80 елларда Шәймиевнең актив катнашы белән республикада сугару һәм киптерү системаларын төзү һәм авыл хуҗалыгының яңа тармагын – сугарулы игенчелекне булдыру буенча киң колачлы эш җәелдерелә, бу исә терлек азыгы җитештерүне арттыруга, халыкны республикада җитештерелгән яшелчә һәм бәрәңге белән тәэмин итүгә юл ача.

1980 еллар ахыры – 1990 еллар башында, илнең иҗтимагый–сәяси төзелешен үзгәртеп кору процесслары барган, Татарстанның Россия составында үзбилгеләнеше, татар халкы мәдәниятен торгызу хәрәкәте көчәеп-күтәрелеп килгән вакытта, Минтимер Шәрип улы Шәймиев үзен зирәк дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе буларак күрсәтә, республиканың сәяси һәм икътисадый суверенлыгын ныгытуны, аның социаль–икътисадый һәм мәдәни алгарышы программасын гамәлгә ашыруны, ерак һәм якын чит илләр белән элемтәләрне киңәйтүне, Татарстан халыкларын төрле яклап үстерү сәясәтен тормышка ашыруны, тотрыклылыкны һәм милләтара һәм динара татулыкны саклап калуны тәэмин итә, бу исә, гомумән алганда, бөтен Россиядәге вакыйгаларның барышына уңай йогынты ясый.

Шәймиев тәкъдиме белән 1990 елның 30 августында ТАССР ЮС «Татарстан Совет Социалистик Республикасының дәүләт суверенитеты турында декларациясе» кабул итә, 1992 елның 21 мартында республиканың дәүләт статусы буенча референдум уздырыла, 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителә.

М.Ш.Шәймиев һәм РФ Президенты Б.Н.Ельцин тарафыннан РФ белән ТР арасында «Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләтләр алмашу турында» шартнамәгә кул куела, яңа Шартнамәгә РФ Президенты В.В. Путин кул куя һәм 2007 елның 24 июлендә ул РФ Законы буларак раслана.

Шәймиев җитәкчелегендә республикада базар икътисадына «җайлап керү» сәясәте уңышлы башкарыла, шуның нәтиҗәсендә машина төзү, нефть һәм нефть химиясе сәнәгате, электр энергетикасы һәм башка тармаклар предприятиеләре республика карамагында калдырыла; тора-бара яңа зур проектлар: Түбән Кама шәһәрендә «ТАИФ–НК», «ТАНЭКО» нефть эшкәртү комплексларын, нефть химиясе заводларын, Чаллы шәһәрендә «Sollers» автомобиль заводларын, «Алабуга» МИЗ төзү, торак пунктларны тулаем газлаштыру (1995-2002), тузган торакны бетерү (1995-2004) программалары гамәлгә ашырыла.  Соңгы программа нигезендә Казанда һәм республиканың башка шәһәрләрендә 50 меңнән артык гаилә уңайлыклары булган йортларда бушлай фатирлар алды. 2005 елдан социаль ипотека программасы эшли башлады, аның нигезендә  яшьләргә һәм бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә уртача бәягә уңайлыклы фатирлар  бирелә.

Шәймиевнең Татарстан агросәнәгать комплексын даими игътибар үзәгендә тотуы әлеге тармакның Россиядә алдынгылар сафына чыгуына этәргеч бирде.  

1992 елда Шәймиев җитәкчелегендә «Бөтендөнья татар конгрессы» оештырыла.

М.Ш.Шәймиев – Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итүне башлаучы, аңа әзерлек вакытында шәһәрнең тарихи үзәген үзгәртеп кору буенча зур эш башкарылды, метрополитенның беренче 5 станциясе файдалануга тапшырылды, Казан Кремлен капиталь реконструкцияләү һәм реставрацияләү эшләре уздырылды (мөселман дини йолалары башкару, фәнни һәм мәдәни комплексы – «Кол Шәриф» мәчете төзелде, Благовещение  соборы реставрацияләнде, «Эрмитаж Казан» үзәге, «Хәзинә» милли сәнгать галереясе ачылды, һ.б.).

2000 елда Казан Кремле тарих-архитектура комплексы ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Казанның 1000 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә (2005 елның 26–30 августы) монда БДБ дәүләтләре башлыклары советы саммиты һәм РФның 81 субъекты башлыклары катнашында  РФ ДС утырышы булды.

2008 елда ТР башкаласы «Универсиада-2013» XXVII бөтендөнья җәйге студентлар уеннарын уздыру хокукын яулап алды.

Шаймиев Президент булып торган чорда Казан Евразиянең танылган мәдәни һәм эшлекле үзәкләреннән берсенә әверелде, ә республика Россия Федерациясенең иминлекле һәм динамик үсештәге төбәкләреннән берсе буларак танылды.  

Шәймиевнең нечкәләп уйланган, акыллы сәясәте татар халкының дәүләтчелеген торгызуда, республикада социаль тотрыклылыкны, милләтләр һәм диннәр арасында татулыкны саклап калуда хәлиткеч фактор булды. Милләт буларак, татарларга Россиядә һәм дөнья җәмәгатьчелегендә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру –  аның ТР Президенты вазыйфасында эшчәнлегенең иң әһәмиятле нәтиҗәсе дип таныла. Сәясәтче буларак, Шәймиев демократик һәм федератив корылыш нигезендә Россиянең бердәмлеге принципларын яклый.  

Минтимер Шәрип улы Шәймиев – «Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фонды»на («Яңарыш» фондына) нигез салучы, 2010 елның мартыннан аның Попечительләр советы рәисе. «Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәрчеге» проектын 
гамәлгә ашыру буенча эш башкара.

Бу вакыт эчендә Болгарда һәм Свияжскида 50дән артык объект торгызылды, реставрацияләнде, төзелде, заманча инфраструктура булдырылды, территорияләрне тулысынча төзекләндерү эшләре башкарылды. Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгы һәм «Свияжск утрау-шәһәрчеге» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы территорияләрендә киң колачлы археология эшләре башкарылды.  

2014 елда Болгар тарих-археология комплексы, 2017 елда Свияжск утрау-шәһәрчеге Успение соборы һәм монастыре ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде.

«Яңарыш» фонды ярдәме белән Болгар ислам академиясе төзелде һәм Татарстан башкаласында Казан Мәрьям Ана иконасы соборы торгызыла.  

2010 елдан Шәймиев Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе әгъзасы. 2017 елдан – ЮНЕСКОның мәдәниятара багланышлар буенча махсус илчесе.  

1998 елның 26 февралендә Татарстан Президенты М. Шәймиевның РФ хөкүмәтенең киңәйтелгән утырышында чыгышы. "Подробности" тапшыруы, РТР

Ф. Мөхәммәтшинның шәхси архивы

5 чакырылыш ТР Дәүләт Советының кырыгынчы утырышы (24.09.2018)

Жәмәгать эшчәнлеге

Россиянең Иҗтимагый телевидениесе Советы әгъзасы. 
Россия тарих җәмгыяте әгъзасы. 
Россия шахмат федерациясенең Попечительләр Советы әгъзасы.

Дәүләт бүләкләре

  • Ленин ордены (1966)
  • Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1971)
  • Октябрь Революциясе ордены (1976)
  • Халыклар дуслыгы (1987) ордены
  • «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының тулы кавалеры:
  • 2 нче дәрәҗә (1997), 1 нче дәрәҗә (2007), 3 нче дәрәҗә (2010), 4 нче дәрәҗә (2014)
  •  I дәрәҗә Преподобный Сергий Радонежский РПЧ ордены (2005)
  • «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены (2010)
  • «Дуслык» ордены (2015)
  • РФ Хезмәт Герое (2017)
  • Изге апостол Андрей Первозванный ордены (2022)

Мактаулы исемнәре

  • БМО химаячелегендә эшләүче Рыцарьларның бөтендөнья конфедерациясе халыкара парламенты президиумының мактаулы әгъзасы.
  • Россия Федерациясе Технологик фәннәр академиясе академигы.
  • Халыкара мәгълүматлаштыру академиясенең мактаулы академигы.
  • Региональ үсеш һәм хезмәттәшлек Халыкара Академиясе әгъзасы.
  • Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының мактаулы профессоры.
  • Казан шәһәренең Мактаулы гражданы (2005).
  • Татар халкының Кол Гали исемендәге Халыкара бүләге лауреаты.
  • Россия Федерациясе Журналистлар берлегенең «Матбугат белән аралашкандагы ачыклыгы өчен»  премиясе лауреаты;
  • Россия Федерациясе Сәүдә–сәнәга палатасының җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча Россия ассоциациясе тарафыннан булдырылган «Көмеш укчы»  дигән беренче милли премия лауреаты;
  • 1997–1998 еллар сезоны йомгаклары буенча «Россиянең театр сәнгатенә ярдәм иткән өчен»  номинациядә «Алтын битлек»  театр премиясе лауреаты;
  • «Ел Президенты»  номинациясендә «Россия Милли Олимпы»  премияләре (2001, 2004 еллар) лауреаты.

Халыкара бүләкләр

  • Мәдәни–тарихи хәзинәләрне саклауга зур өлеш керткән өчен Әбугалисина исемендәге көмеш медаль (2001).
  • «Ахьдз–апша» ордены (Абхазия Республикасы, 2004).
  • Россия Федерациясе һәм ЮНЕСКО арасында хезмәттәшлеккә шәхси өлеш керткән өчен диплом һәм «Россия – ЮНЕСКО»ның истәлекле медале (2005).
  • I дәрәҗә «Әл–Фәхр» мактау ордены (2005).
  • Казакъстан Республикасы Беренче Президентының Тынычлык һәм алгарыш дәүләт премиясе лауреаты (2005 ел). 
  • Король Фейсал исемендәге халыкара премиясе лауреаты (2007). 
  • Олимпия хәрәкәте үсешенә зур өлеш керткәне өчен Олимпия ордены (2008).
  • Алтай Республикасының Мактаулы гражданы (2007 ел).
  • 1 дәрәҗә Республика Казакъстан Дуслык ордены (2010).
  • «Дагыстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» (2017).

Хезмәтләре

Татарстан – прогресс через стабильность = Татарстан тотрыклы үсештә: Избр. статьи, выступления, материалы пресс–конф., приветствия: В 11 кн., Казань, 2001–10.

Әдәбият

Мустафин Р.А., Хасанов А.Х. Первый президент Татарстана Минтимер Шаймиев (Штрихи к политическому портрету). Казань, 1995; 

Бухараев Р.Р. Президент Минтимер Шаймиев и «модель Татарстана»: Очерк полит. творчества. СПб.–Лондон, 2000; 

Бухараев Р.Р. Татарстан: «Мы можем!». Президент Минтимер Шаймиев и созидательность здравого смысла. Лондон, 2007; 

Овруцкий Л.М. Беседы с Минтимером Шаймиевым. Казань, 2013.

Цыбульский И., Шайдуллина Н. Минтимер Шаймиев. М., 2016.

Авторы Г.С.Сабирҗанов