Урта диалект хәзерге татар әдәби теленең нигезендә ята.

Шактый зур территориядә таралыш алган һәм күп сандагы сөйләшләргә бүленә.

Сөйләшләре

Урта диалектның үзәк сөйләшләре – балтач, мамадыш, лаеш һ.б. (Казан арты районнарында таралган), бәрәңге (Мари Республикасында), норлат, кама тамагы, тархан (Татарстанның Тау ягы территориясендә), минзәлә (Татарстанның көнчыгыш районнары һәм Башкортстанның көнбатыш районнары рәтендә) һәм бөре (Башкортстанның төньяк-көнчыгыш районнарында) сөйләшләре әдәби телгә аеруча якын.

Башкорт теле белән элемтә урнашкан җирдә урта диалектның златоуст, учалы, сафакүл һәм типкәй сөйләшләре барлыкка килә.

Урал артында (Курган өлкәсе) урта диалектның – эчкен, Көньяк Уралда – каргалы һәм абдуллин, Түбән Идел буе һәм Ставрополь территорияләрендә әстрехан сөйләшләре киң таралган.

Нократ, пермь, касыйм, керәшен сөйләшләре аерым төркемгә кертеп карала.

Фонетика

Урта диалектның барлык сөйләшләренә дә хас гомуми үзенчәлекләре бар.

Фонетика тармагында: җ-ләштерү – җөрәк (йөрәк), [а] авазын о-лаштырып әйтү – [ао] (кар], увуляр (кече тел) [қ], [ғ], [ҳ] авазларын куллану: қаты, ғалим, ҳәл һ.б. күзәтелә.

Минзәлә сөйләшендә тел алды тартыгы [з] урынына интерденталь (теш арасы) [d] авазы кулланыла: dирәк (зирәк), беd (без) һ.б.

Морфология

Морфология тармагында инфинитив фигыльнең төрле формалары кулланыла: -мага/-мәгә: бармага, килмәгә; -ма/-мә: укыма (укыма китте); -ыш/-еш: барыш.

Өйрәнү

Урта диалектның таралыш ареалларын һәм үзенчәлекләрен татар галимнәре Җ.Җ. Вәлиди, Л.Җ. Җәләй, Л.Т. Мәхмүтова, Н.Б. Борһанова, Д.Б. Рамазанова, Ф.Й. Йосыпов, Ф.С. Баязитова, Т.Х. Хәйретдинова, З.Р. Садыйкова һ.б. өйрәнә.

Шулай ук кара: Казан татарлары.

Әдәбият

Татар халык сөйләшләре: 2 китапта. Казан, 2008.

Бурганова Н.Б., Махмутова Л.Т. К вопросу об истории образования и изучения татарских диалектов и говоров // Материалы по татарской диалектологии. Казань, 1962. Вып. 2.

Рамазанова Д.Б. Татарские диалекты // Татары. М., 2001.

Автор – Д.Б. Рамазанова