Эчтәлек

Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл. 2019

Татарстанның Арча районы Венета авылы. «Казан арты» тарих-этнография музее

Авылга Казан ханлыгы чорында нигез салына.

Революциягә кадәрге чынанакларда Троицкий, Манята исемнәре белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, умартачылык.

XX йөз башында авылда Троица чиркәве (1838 елгы; бинасы өлешчә сакланган, классицистик стильдә архитектура истәлеге), земство мәктәбе, 2 икмәк кибете, тимерчелек, су тегермәне, сыраханә, казна шәрабханәсе һәм 3 вак-төякләр кибете эшли.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Аркатау волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Лаеш, 1927 елдан Арча кантоннары составында. 1930 елның 10 августыннан – Питрәч, 1935 елның 10 февраленнән Арча районында.

Хәзер Иске Чүриле авыл җирлеге составына керә.

1931 елда авылда Ленин исемендәге колхоз оештырыла, 1963-1977 елларда “Мир” колхозы. 1977 елдан “Норма” ярдәмче хуҗалыгы, 2008 елдан “Игенче” агрофирмасы”. Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда башлангыч мәктәп (2007 елдан), фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Троица чиркәве. 2016

1838. Татарстанның Арча районы Венета авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Халык саны

1782 елда – 106 ир заты;
1859 елда – 188,
1897 елда – 281,
1908 елда –  301,
1926 елда – 445,
1938 елда – 324,
1949 елда – 208,
1958 елда – 217,
1970 елда – 130,
1979 елда – 149,
1989 елда – 193,
2002 елда – 163,
2010 елда – 109,
2015 елда – 111 кеше (руслар – 76%, татарлар – 22%).

Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Татарстанның Арча районы Венета авылы яны. 2019

«Казан арты» тарих-этнография музее