Казанбаш авылы янында Казансу елгасы. Татарстанның Арча районы

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Революциягә кадәрге чыганакларда Кармыш-Казанбаш исеме белән билгеле.

Авыл 1617 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, күн эшкәртү һәм балта эше, милли аяк киеме һәм түбәтәй тегү кәсепчелеге тарала.

1895 елгы мәгълүматларга караганда, авылда мәчет була. XX йөз башында авылда волость идарәсе, 2 җамигъ мәчете (беренчесе 1866 елга кадәр төзелә, икенчесе – 1892 елда), кредит бирү ширкәте, тегермән, тимерчелек, 6 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1869,8 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Кармыш волосте үзәге була. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында.1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Үрнәк авыл җирлеге составына керә.

1929 елда авылда “Кызыл Казанбаш” колхозы оештырыла. 1932 елда колхозны “Известия” газетасы шефлыкка ала һәм ул “Известия” колхозы итеп үзгәртелә. 1994 елдан “Известия” күмәк предприятиесе, 2003 елдан “Казанбаш” агрофирмасы”, 2004 елдан “Каенлык” авыл хуҗалыгы кооперативы. Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авыл үсешенә колхоз рәисе М.Хәстиев (1953–1986 елларда эшли) зур өлеш кертә: аның җитәкчелегендә машина-трактор станциясе, терлекчелек комплексы, социаль-мәдәни көнкүреш объектлары төзелә.

1922 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (мәчет бинасында урнаша), 1926 елда – җидееллык итеп (1931 һәм 1935 елларда яңа биналары төзелә), 1935 елда – урта мәктәп итеп, 1945 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп, 1954 елда – урта мәктәп итеп (1968 елда яңа бина төзелә; 1970 елда – килеп укучылар өчен интернат бинасы төзелә), 2010 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

2000 елда мәктәптә төбәк тарихы музее ачыла  (оештыручылары – Л.М.Габдрахманова, Д.Н.Низамов).

Авылда мәдәният йорты (1982 елдан), китапханә, балалар бакчасы (1981 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2000 елдан) бар.

2017 елда авылда Г.Ахунов чишмәсе ачыла.

Казанбаш авылы мәчете. Татарстанның Арча районы

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Күренекле кешеләре

Ахун чишмәсе. Татарстанның Арча районы Казанбаш авылы

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Д.З.Әхмәтова (1946 елда туган) – педагогика фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе;

Д.Н.Вәлиев (1938–2010) – язучы, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты;

Ф.Н.Мөсәгыйтов (1966 елда туган) – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры (2002 елдан), ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

Г.Г.Насыйбуллин (1923–2007) – стоматолог, медицина фәннәре докторы, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз (ике тапкыр) орденнары кавалеры;

Х.Х.Хәсәнов (1907–1995) – тарихчы, тарих фәннәре докторы, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе;

Г.М.Хәсәнова (1959) – тәрҗемәче, филология фәннәре кандидаты, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Р.Державин исемендәге республика бүләге лауреаты;

М.Б.Хәстиев (1927–2000) – авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, Социалистик Хезмәт Герое.

Казанбаш авылы мәдәният йорты. Татарстанның Арча районы

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Халык саны

1782 елда –161 ир заты;
1859 елда – 877,
1897 елда –1074,
1908 елда – 1178,
1920 елда – 1256,
1926 елда – 1183,
1938 елда – 948,
1949 елда – 793,
1958 елда – 697,
1970 елда – 695,
1979 елда – 628,
1989 елда – 596,
2002 елда – 549,
2010 елда – 541,
2015 елда – 573 кеше (татарлар).

Фотограф Гыйниятов Б.А. Казанбаш авылы. Татарстанның Арча районы

Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы