Биографиясе

1930 елның 1 декабре, Татарстанның Арча районы Гөберчәк авылы – 1995 елның 12 июне, Казан. Туган авылында җирләнә.

Мулла гаиләсеннән. 1930 еллар башында гаиләләре репрессиягә дучар була һәм өйләреннән куып чыгарыла. Әтисе НКВД лагерьларында һәлак була.

М.Мәһдиев Казан педагогика институтын тәмамлый (1959). 1954–1959 елларда Арча районы мәктәпләрендә татар әдәбияты һәм тарих фәннәрен укыта.

1960 елдан Казан университетында, 1963–1991 елларда татар әдәбияты кафедра доценты.

И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Мөхәммәт Мәһдиев. 2022

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Фәнни иҗаты

М.Мәһдиевнең фәнни эзләнүләренең төп юнәлеше – 1920 еллар башындагы иҗтимагый-мәдәни мохит.

1960 елларда М.Мәһдиев вакытлы матбугатта татар халкының рухи мирасына, 1920 еллар татар әдәбиятының күренекле вәкилләренә (Г.Сәгъди, Г.Рәхим, Г.Гали, Г.Нигъмәти, Ф.Сәйфи-Казанлы) багышланган мәкаләләр бастыра, 1967–1970 елларда «Галия» һәм «Буби» мәдрәсәләре, татар мәгърифәтчеләре бертуган Гобәйдулла һәм Габдулла Бубилар, Р.Фәхретдин, З.Камали, Г.Баруди, Ф.Кәрими турында язып чыга.

1960 елларда М.Мәһдиев татар укучысына С.Рахманколый исемен кайтара: хикәяләрен туплап «Мәлиха куаклыгы» (1979) җыентыгын басмага әзерли.

М.Мәһдиев шулай ук Ф.Агиев, Ф.Әмирхан, М.Гафури, Ә.Хәсәни һәм башкаларның тормышы һәм иҗаты турында мәкаләләр, «Халык иҗаты әсәрләрен системалы итеп тикшерү тәҗрибәсе» (1982, автордаш), «Әдәбият һәм чынбарлык» (1987), «Реализмга таба: XX йөз башы татар әдәбиятында чынбарлыкның чагылышы мәсьәләләре» (1989), «Талантның социаль тамырлары: яңа революцион күтәрелеш һәм беренче империалистик сугыш еллары татар әдәбияты тарихыннан» («Социальные корни таланта: из истории татарской литературы в годы нового революционного подъема и первой империалистической войны», 1990) монографияләре авторы.

Әдәби иҗаты

М.Мәһдиев «Без – кырык беренче ел балалары» («Казан утлары» журналы, 1968, №5; рус теленә тәрҗемәсе «Мальчишки сорок первого», 1974) исемле беренче повесте белән үк үзен үзенчәлекле иҗат стиле булган язучы итеп таныта.

Аңа лиризм, нечкә юмор, үзенчәлекле тел-бизәкләү чаралары хас. Гадәти булмаган сюжет корылышы, үзәк урынны алып торучы лейтмотивлар әсәрләренең төзелешенә дә үзгәлек бирә.

«Кеше китә – җыры кала» (1979) повесте геройлары – авыл кешеләре, вакыйгалар Бөек Ватан сугышы чорында бара. Тылдагы фидакарь хезмәт һәм яу кырындагы батырлыклар, кайгы һәм шатлык, хыянәт һәм ныклык кебек кыйммәтләрне күрсәтеп, автор әсәр геройларының берсеннән төп фикерне әйттерә: «Туган ил өчен мондый авыр вакытларда йомшаклык күрсәтү ярамый, кеше булып, ир булып калырга кирәк. Шул чакта нәсел-нәсәбең, туган җирең, туган авылың да исән-сау булыр».

М.Мәһдиевнең «Фронтовиклар» (1973; русчага тәрҗемәсе «Большая земля под крылом», Мәскәү, 1974), «Каз канатлары» (1975), «Мәңгелек яз» (1982) романнары, «Ут чәчәге» (1980) повесте татар әдәбиятында үзенчәлекле урын алып тора.

Әдәби тәнкыйть Мәһдиевне «туган як җырчысы» дип атый, язучы авыл, аның кешеләре турында аеруча җылы итеп, яратып яза, аларның җитешсезлекләрен, кимчелекләрен дә читләтеп үтми, кайчак көлеп тә ала.

Еллар үтү белән, язучының иҗат стиле бераз үзгәрә. Юмордан тыш, әсәрләрендә ачы сатирик штрихлар да күренә башлый, лиризм – хискә бирелү, сагыш белән беррәттән үткәннәрне сагыну да көчәя. М.Мәһдиев иҗатында «үз» күңел дөньясы гәүдәләнеше сыйфатында үткәннәр тора, язучы һәм аның геройлары гына түгел, халык та үзенә шуннан көч ала, терәк таба.

«Торналар төшкән җирдә» (1983) повестенда һәм «Бәхилләшү» (1990) романында үткәннәр мотивына инвариант булып, кешеләрнең бу дөньядан мәңгегә китү, гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр, көнкүреш детальләренең юкка чыга баруы мотивлары кебек мәңгелек кыйммәтләр тора.

М.Мәһдиевнең 1980 еллардагы актуаль сәяси һәм иҗтимагый-көнкүреш проблемаларын чагылдырган «Тынгысыз өч көн» исемле бердәнбер пьесасы 1983 елда Татар драма һәм комедия театры сәхнәсендә куела.

Чит илләргә сәяхәте тәэсирендә дөнья күргән «Җир йөзендә алты кыйтга» әсәре (1992) юлъязма жанрында язылган; чит илдәге тормышны үзенеке белән чагыштырып, әдип үз халкының рухи кыйммәтләренең мәгънәсен эзли.

Гомеренең соңгы елларында М.Мәһдиев «Ачы тәҗрибә» (1993) исеме куеп мемуарлар яза, ләкин беренче китабын гына чыгарып өлгерә.

Аның әсәрләре күп тапкырлар басылып чыга, күбесе рус теленә тәрҗемә ителә.

Бүләкләре

1990 елда М.Мәһдиевкә «Бәхилләшү» романы һәм «Торналар төшкән җирдә» повесте өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә.

Истәлеге

2000 елда Гөберчәк авылында язучының музее ачыла.

Әсәрләре

 Сайланма әсәрләр: 3 томда. Казан, 1995–1996.

Әдәбият

Мөхәммәдиев Р. Гадиләр, гадәтиләр // Якутлар табыладыр вакыт белән. Казан, 1983.

Миңнуллин Ф. Яшьлекне сагыну // Балта явызлар кулында. Казан, 1994.

М.Мәһдиев: язучы турында замандашлары. Казан, 2004.

Авторлар: Д.Ф.Заһидуллина, Р.Ә.Мостафин