Биографиясе

1922 елның 10 гыйнвары, Бурят АССРның Улан-Удэ шәһәре – 2000 елның 22 августы, Казан.

Казан химия-технология институтын тәмамлый (1944).

1945–1954, 1959–1960 елларда Казан автогараж җиһазлары заводында, 1950 елдан баш инженер.

1954 елдан Сарман районында: Карамалы МТСы, Сарман ремонт-техника станциясе директоры. Аның катнашында ТАССРда беренче тапкыр механикалаштырылган борчак чабу җайланмасы булдырыла (уйлап табу 1956 елда теркәлә).

1960–1962 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында бүлек мөдире урынбасары, 1962–1967 елларда ТАССРның авыл хуҗалыгы министры урынбасары. 1967–1986 елларда «Татколхозстрой» берләшмәсе советы рәисе, 1986–1991 елларда «Татагропромстрой» берләшмәсе советы секретаре.

Колхозларда төзелеш эшләрен хуҗалык ысулыннан подряд алымы белән эшләүгә күчүне оештыра.

Бүләкләре

Ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, «Почет билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Система ведения сельского хозяйства в Татарской АССР. Казань, 1974 (автордаш).

Строительство в колхозах Татарии // Сельское строительство. 1982. № 12.