Гомуми мәгълүмат

Рязань өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1929 елда оештырыла. Мәйданы – 2925 кв.км. Үзәге – Касыйм шәһәре (Рязань шәһәреннән 156 км ераклыкта урнашкан, административ район составына керми).

Халкы – 26706 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2016 елда –1150 кеше, Касыйм шәһәрендә – 700 кеше. Алар, башлыча, Әхмәт авылында, Шырын поселогында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

1917 елга кадәр район территориясендә берничә татар училищесе, мәдрәсә, тугыз мәктәп, шул исәптән кызлар өчен беренче татар мәктәбе эшли.

Касыйм шәһәрендә – ике, Касыйм өязендә унлап мәчет була.

1898 елда Касыйм шәһәре мөселманнары хәйрия җәмгыяте оештырыла, аның ярдәме белән 1910 елда татар китапханәсе ачыла, анда рус һәм татар телләрендә ун мең данәгә якын китап исәпләнә (1919 елда ябыла). 1908 елда Касыйм шәһәрендә алдынгы карашлы мөселманнар җәмгыяте теркәлә.

XIX йөз уртасында сәүдәгәрләр А.Х.Кастров, Ә.М.Ишимбаевларның бәрән тиресе эшкәртү заводлары, сәүдәгәр Х.С.Шәкуловның күн эшкәртү заводы була. 1912 елда Касыйм өязендә татар сәүдәгәрләре уналты кибет тота.

1918 елда Касыйм шәһәрендә «Чулпан» татар театры оештырыла. Хәзерге вакытта шәһәрдә Рязань өлкәсе җирле милли мәдәни автономиясе (2012 елдан), Ә.Ишимбаев исемендәге милли-мәдәни үзәк (2013 елдан), Касыйм шәһәре мөселманнарының җирле дини оешмасы эшли.

Өч мәчет (икесе – Касыйм шәһәрендә, шул исәптән Хан мәчете, берсе – Шырын поселогында) бар, «Динем» газетасы нәшер ителә.

«Умырзая» татар вокаль ансамбле (Шырын поселогы) эшли. Даими рәвештә Сабан туе үткәрелә. Касыйм шәһәре тәбәк тарихын өйрәнү музее тарафыннан «Касыйм татарлары этнографиясе» (2002–2014 елларда Хан мәчете бинасында урнаша), «Татар бистәсе – вакыт, кешеләр, әйберләр» экспозицияләре әзерләнә.

Татар халкы тарихына бәйле тарихи–мәдәни истәлекләр: 1768 һәм 1835 елларда реставрацияләнгән Хан җамигъ мәчете (XV йөз), ак таштан салынган манаралы Шаһгали хан төрбәсе (1555 ел) һәм кирпечтән салынган Әфган-Мөхәммәд солтан төрбәсе (1649 ел), Яңа җамигъ мәчет сакланган.

Күренекле кешеләре

Касыйм районында дин һәм җәмәгать эшлеклесе Г.Баязитов, җәмәгать эшлеклесе һәм педагог С.Х.Булатова, математик һәм педагог С.К.Шәкулова туган.

Мәгърифәтче язучы, педагог З.Һ.Һадиның тормышы һәм эшчәнлеге Касыйм районы белән бәйле.