- РУС
- ТАТ
мәчете, Чаллыда
1996–2000 елларда архитектор В.А.Манукян проекты буенча төзелә. Гөмбәзле, һәр катында гыйбадәт залы, ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым керү ишекләре булган, манарасы төньяк ягына кушып салынган ике катлы бина.
Мәчетнең матур композициясе төрле биеклектәге күләмнең яссы тышлауларына, залның гөмбәзле күләменә, баскыч бүлмәсенә, югарыга таба конус сыман очлая барган манарасына ярашлы итеп төзелгән. Хатын-кызлар һәм ир-атлар заллары урнашкан 1 нче һәм 2 нче кат планда квадрат күләмле, яктылык бирүче сигезкырлы нигездәге ярым сфералы гөмбәз белән төгәлләнә. Мәчет ишеге биек портал белән аерып куелган.
Мәчетнең архитектур чишелешендә постмодерн үзенчәлекләре көнчыгыш-мөселман, болгарлар һәм татарларның традицион дини архитектура үрнәкләре белән кушылып бара.
Мечети Татарстана. К., 2000.
Автор — Х.Г.Надыйрова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.