Эчтәлек

Фотограф Шакиров Р.Н. Мәчет

Татарстанның Арча районы Сарай-Чокырча авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Авыл 1602 –1603 еллардан Чегорча буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Татар Чокырчасы исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, йон тетү, киез итек басу кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, су тегермәне (Корайван авылы белән бергә кулланыла), тимерчелек, 4 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1359,2 дисәтинә тәшкил итә.

Мәчет 1909 елда төзелә; проектның авторы – А.Мансуров; татар төзелеш сәнгате традицияләрендәге дини архитектура истәлеге. 1917 елдан соң мәчет бинасы мәктәпкә бирелә, 2005 елда дин тотучыларга кайтарыла. Хәзерге вакытта мәчет буларак эшли.

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Кармыш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Урта Курса авыл җирлеге составына керә.

1931 елда авылда “Кызыл көч” колхозы оештырыла, 1959 елда берләштерелгән “Курса” колхозы составына керә, 1990 елда “Марс” колхозы составында аерылып чыга. 2002 елда “Марс” колхозы “Курса” күмәк предприятиесе белән берләштерелә. 2004 елдан “Курса МТСы”  җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда башлангыч мәктәп (2005 елда яңа бина төзелә), клуб, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет бар.

Авылның көньяк читендә Кесмәс елгасының сул як яр буенда Сарай-Чокырча балчык чыганаклары бар. Балчык чыгаруның еллык күләме 40 мең куб. м тәшкил итә; чыгарылган балчык керамик кирпич җитештерү өчен чимал буларак кулланыла.

Фотограф Гыйниятов Б.А. Чишмә

Татарстанның Арча районы Сарай-Чокырча авылы. Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Халык саны

1782 елда – 88 ир заты;
1859 елда – 453,
1897 елда – 635,
1908 елда – 760,
1920 елда – 761,
1926 елда – 682,
1938 елда – 495,
1949 елда – 383,
1958 елда – 567,
1970 елда – 267,
1979 елда – 122,
1989 елда – 148,
2002 елда – 199,
2010 елда – 198,
2015 елда – 203 кеше (татарлар).

Фотограф Шакиров Р.Н. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә обелиск

Татарстанның Арча районы Сарай-Чокырча авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы