Биографиясе

1940 елның 23 гыйнварында Яшел Үзән районы Норлат авылында туа.

Казан авиация институтын тәмамлый (1966).

1958 елдан «Элекон заводы» АҖдә: җыючы слесарь, радиоаппаратура монтажчысы, өлкән инженер, цех башлыгы урынбасары, цех башлыгы, генераль директор урынбасары (1979 елдан).

Мингалиев җитәкчелегендә 80 нән артык төрдә махсус эшләнмә проектлары башкарыла һәм гамәлгә кертелә; «Юниор» мәктәп заводы оештырыла. Хезмәтләре электрон приборлар төзү өлкәсенә карый.

Уйлап табуга 10 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Бүләкләре

Почёт ордены, медальләр, ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.