Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы удел һәм дәүләт крстьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, тегүчелек кәсепчелеге таралган була.

1897 елда авылда сәүдәгәр Э.К.Хеблер акчасына Изге Николай Чудотворец хөрмәтенә агач чиркәү (соңыннан Троица чиркәвенә үзгәртелә; юкка чыккан) төзелә. Аның приходына шулай ук Югары Мирәтәк, Олы Николаевская Слобода авыллары халкы да керә.

XX йөз башында авылда Троица чиркәве, земство мәктәбе, су тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1012,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Ключище волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында.

1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Саба, 1991 елның 4 октябреннән Теләче районында.

Хәзер – Шәдке авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Ударник-2» колхозы оештырыла, 1949 елда «Бухар» колхозы (Югары Мирәтәк авылы) белән бергә «Победа» (Олы Мирәтәк авылы – үзәк утар) исеме астында берләшәләр, 1951 елдан «Большевик» колхозында (үзәк утары – Шәдке авылы), 1997–2005 елларда «Шадке» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф

Клуб, 2017 елга кадәр башлангыч мәктәп (2013–2017 елларда Олы Нырсы урта мәктәбе филиалы) эшли.

Халык саны

1782 елда – 91 ир-ат;
1859 елда – 390,
1897 елда – 516,
1908 елда – 671,
1920 елда – 794,
1926 елда – 712,
1938 елда – 524,
1949 елда – 326,
1958 елда – 363,
1970 елда – 159,
1979 елда – 104,
1989 елда – 74,
2002 елда – 53,
2010 елда – 52,
2020 елда – 42 кеше (руслар, керәшен татарлар).