- РУС
- ТАТ
Вәли-әд-дин Габдеррахман Әбү Зәйд әл-Мәлики әл-Хәдрами, гарәп тарихчысы һәм философы
1332 елның 27 мае, Тунис – 1406 елның 17 марты, Каһирә.
1348–1375 елларда Туниста, солтан Әбү Исхак сараенда, шулай ук Мәгъриб һәм Испания идарәчеләрендә киңәшче, дипломат һәм шәхси сәркәтип булып хезмәт итә.
1375–1379 елларда ерак кирмәндә сөргендә була. Гомеренең соңгы елларын Каһирәдә уздыра, казый вазифасын башкара һәм мәдрәсәдә мөселман кануннары укыта.
Гомере ахырында Урта Азия хакиме Аксак Тимергә хезмәткә күчәргә ниятли, әмма Сәмәркандка барыр алдыннан үлә.
Күп хезмәтләр, шул исәптән «Китаб әл-гыйбар...» («Үгет-нәсыйхәтләр китабы һәм бөек күләмнәрдә хакимияткә ия булган гарәпләрнең, фарсы, бәрбәрләрнең һәм аларның замандашларының башлангычлары һәм көннәре турында җыентык») авторы. Анда Алтын Урда дәүләте һәм аның Җүчидән алып Туктамышка кадәрге ханнары турында кыскача мәгълүматлар бар.
Бациева С.М. Историко-социологический трактат Ибн Хальдуна «Мукаддима». М., 1965;
Игнатенко А.А. Ибн Хальдун. М., 1980.
Автор — И.Л.Измайлов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.