1926 елның 14 марты, Тәтеш кантоны Уразлы авылы – 21.11.1986 елның 21 ноябре, Казан.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1954 елдан «Яшь сталинчы» газетасы редакциясендә (1958–1959 елда баш мөхәррир).

1959–1964 елларда КПСС өлкә комитында инструктор.

1964–1967 елларда РСФСР Кинематография дәүләт комитетының Казан кинохроника студиясендә баш мөхәррир.

1967 елдан Татарстан китап нәшриятында өлкән мөхәррир.

«Кояшлы таулар» (1966), «Кояш законы» (1969), «Язгы яшен» (1976) исемле шигырь җыентыклары авторы.

Беляевның поэзиясендә авыл белән бәйле балачак кичерешләре, романтик омтылышлар өстенлек итә.

Күп кенә лирик әсәрләрендә, шул исәптән «Чәчәк куям» (1978) җыентыгына тупланган истәлек-очеркларында авторның Бөек Ватан сугышы елларына карашы, һәлак булган яшьтәшләрен, якташларын сагыну хисе, туган җиргә мәхәббәте чагыла.

«Солдат төймәсе» (1974; рус теленә тәрҗемәсе «Степные тетради», 1982) повесте булган вакыйгаларга нигезләнеп язылган.

Беляев сценариесе буенча 1966 елда «Габдулла Тукай» документаль фильмы төшерелә.

Медальләр белән бүләкләнә.

Автор – З.З.Рәмиев