Эчтәлек

Биографиясе

? – 1671, Кострома шәһәрендә җирләнгән.

«Болгавыр заман» дәверендә 2 нче ополчениедә катнаша (1611–1612). Патша Михаил Фёдоровичның анасы белән туганлык мөнәсәбәтләрендә булу сәбәпле, патша сараенда йогынтылы кеше була. 1616 елда патша белән Д.Г.Хлопованың туйлары булмый калуның төп сәбәпчесе. Ул киленнең туганнарын кияүгә «авыру» кыз бирергә теләүләрендә гаепли. 1623 елда ялган ачыклана. Патриарх Филарет кушуы буенча М.М.Салтыков сөргенгә җибәрелә, мал-мөлкәте тартып алына. 1633 елда, Филарет үлгәннән соң, аклана. Озак вакыт сарайда хезмәт итә.

1653–1656 елларда Казанда 1 нче (баш) воевода. 1654 елда, үләт чире эпидемиясе вакытында, М.М.Салтыков кушуы буенча Седмиозёрный Смоленск Мәрьям Ана иконасын тотып бару оештырыла.

Автор – Е.В.Липаков.